ЭЧЕНДӘ бәйл. 1) Берәр эш-хәлнең билгеле вакыт аралыгына мөнәсәбәтен белдерә. Шушы берничә сәгать эчендә ул күзгә күренеп ябыкты; күзләре батып, күз төпләренә күләгә төште; яңак сөякләре калыкты; ике каш арасындагы сызыгы тирәнәйде. И.Гази. Шәрифә әбием гомере эчендә ундүрт бала тапкан. А.Хәсәнов 2) Эш-хәрәкәтнең берәр нәрсәнең эчке ягында башкарылуын белдерә. Больницага салганнардыр ахрысы, дип кире борылырга торганда гына, өй эчендә ут кабынды. Г.Әпсәләмов. Ут сүнеп, кино өзелгәч, клуб эчендә сызгырыш, кычкырыш, дөбердәтеп аяк тибеш һәм сугыш башлана. К.Кәримов 3) Эш-хәрәкәтнең билгеле мохиттә, чолганышта башкарылуын белдерә; арасында. «Син, балдыз, яшьләр эчендә кайныйсың, шул турыда бер аңлашуның чарасын күр», – дип үтенгән иде... Г.Ибраһимов. Элек үзе коллектив эчендә хезмәт итсә, хәзер инде бүтәннәр белән идарә итәргә тиеш. Ф.Яхин 4) Эш-хәлнең нинди дә булса бериш хәлләр, күренешләр чолганышында баруын белдерә; тәэсирендә, йогынтысында. Мәрьям төнне тагын ут-газап эчендә уздырды. Н.Фәттах. Шул утлы гарасат эчендә безнең гаскәрләр батырларча сугыша, һәр сталинградчы: «Безгә Идел аръягында чигенергә җир юк!» – дип, дошманның коточкыч басымына бирелмичә каршы тора. С.Сабиров 5) Нәрсәнеңдер бериш затлар, предметлар, күренешләр рәтендә булуын белдерә. --- Бәхәйра әйтте: «Җәүһәрләр эчендә иң кыйбатлысы улдыр, дөрре ятим, диләр», – диде. К.Насыйри. Шәкертләр, бу көннән алып, үзләренең милләт эчендә иң кадерле, иң дәрәҗәле бер затлар икәнлекләрен аңлап вә аңлатып, үзләренең иң түбән – теләнчедән дә түбән бер мискиннәр түгеллекләрен күрсәтәчәкләрдер. Г.Тукай |