ЭЧЕНӘ бәйл. 1) Эш-хәрәкәтнең аталган предметның эчке ягына юнәлгәнлеген белдерә. Беренче егет хуҗа хатынга ташлана. Хатын, ычкынып, бүлмә эченә кереп китә. Р.Батулла. Яшелчәләрне күбрәк вакытта бәлеш эченә салганнар. Р.Зарипов 2) Эш-хәрәкәтнең аталган нәрсәләрнең арасына юнәлгәнлеген белдерә. Ул абзый халык эченә кереп китә, әмма Ханбал һаман шул читтән генә күзәтүчеләр арасында кала. Ф.Яхин 3) Эш-хәрәкәтнең берәр мохит, тирәлекнең уртасына, эчкәреге ягына юнәлтелгәнлеген белдерә. Актырнак, Әбүзәр абзыйның яраткан ау эте, шул томан эченә кереп югала да тагын килеп чыга. Г.Әпсәләмов. Мәрьямнең уйлануларына ияртеп, автор безне дә яңадан-яңа вакыйгалар эченә алып керә. М.Маликова. «Волга» җәяүле буран эченә йөзеп кенә диярлек кереп тә китте. Сөембикә |