ЭЧЕМЛЕК и. Эчү өчен махсус әзерләнгән сыеклык. --- ул кәрзин өстендәге ашъяулыкны ачып, өстәлгә пешкән ит тулы савыт куйды, икмәк чыгарды, кечерәк кенә чүлмәк белән ниндидер эчемлек утыртты. И.Хуҗин. Оста хәрәкәт белән коньяклы шешәнең бөкесе алынды, зәңгәрсу рюмкаларга нечкә агым булып, черелдәп, кызгылт сары эчемлек акты. А.Вергазов |