Э’Ч-БАВЫР җый. и. 1) к. эч-карын. Бүген, бәйрәм алды көннәрендә исә һәр авыл өендә тәмле бәлеш, өчпочмаклар, эч-бавырдан тутырмалар, бөккәннәр пешә. Татарстан яшьләре

2) күч. Күңел, йөрәк. Ә үзенең йөрәгендә кайнаган барлык кара кайгыларын, күңел көлләрен, эч-бавырын өзгәләгән әрнү энәләрен... – барын-барын менә шушы мәлдә чыгарып түгәсе килә кебек. С.Поварисов

Эче-бавыры буталсын карг. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозучыга карата әйтелә. Эч-бавырына керү Кемнең дә булса тормышына, шәхси эшләренә тыгылу, күңел серләрен белергә тырышу. Хатын-кызлар, эч-бавырыңа кереп, Сорашырлар үткәннәреңне ---. Р.Бикбаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә