ЭЧӘКЛЕК и. Эчәкләр ( 1 мәгъ.) җыелмасы; кеше яки хайванның ашкайнату системасының ашказаныннан соң башланып туры эчәк белән тәмамлана торган өлеше. Май матдәсен танып, май эшкәртә торган ферментлар чыгарырга кирәклеген хәбәр итә торган рецепторлар кешенең эчәклегенә урнашкан. З.Мифтахов. --- яңгыр суалчанының ашкайнату системасы авыздан, йоткылыктан, үңәчтән, бүксәдән, мускуллы ашказаныннан, эчәклектән, аналь ачыклыктан тора. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә