ЭЧӘК и. 1) Кеше яки хайваннарның, кош яки балыкларның ашкайнату трактының бер өлеше булган сыгылмалы көпшә рәвешендәге әгъза. Үрдәк сусыз яшәми, сусыз аның тиресе көпшәкләнә, эчәкләре кибә. Н.Гыйматдинова. Сукыр эчәк шартлагандыр, бу кадәр дә үзәкләргә үтеп әрнемәс иде... Р.Мулланурова

2) Сыек һәм газсыман матдәләрне агызу, үткәрү өчен, резин яки башка сыгылмалы материалдан эшләнгән көпшә; шланг. Насос бар, эчәк бар, хәзер үк складтан алып киләбез дә көйләп җибәрәбез. Н.Фәттах. «Складка шланглар кайткан, иртәгә үк --- дояркаларның барысына да өләшеп чыгам». Райком секретаре да, --- савымчыларга кушылып кычкырып көлеп җибәрәләр. Чөнки резин эчәкләрнең сөткә су кушар өчен генә кирәген барысы да белә. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә