ЭЧ и. 1) Берәр нәрсәнең ябык, тышкы ягыннан күренми торган, берәр нәрсә белән ышыкланган, капланган урыны, түре, уртасы, үзәге; киресе: тыш. Көн болытлы булганга, китапханә эче караңгырак иде. А.Вергазов. Троллейбусның эче бал исе белән тулды. А.Хәлим

2) Берәр предметның нәрсә дә булса салырлык, куярлык сыешлыгы. Хезмәтчесе бер табак эчендә пешкән әтәч китереп, алдына куйды. К.Насыйри. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими. Г.Тукай

3) Кеше һәм хайваннарда бавыр, ашказаны, эчәкләр, талак һ.б.ш. әгъзалар урнашкан урын; корсак куышлыгы. Дүртенче стадия – инде ул үлем дигән сүз. Профессор моны Фәкилә апаның эчен ачып карагач та күрде. Ул әле эчне ярып, анда күз салганга кадәр, бәлки, бөтенләй таралып өлгермәгәндер, бәлки, кисеп ташларга мөмкинлек бардыр, дип уйлаган иде. Г.Рәхим // Корсак куышлыгындагы әгъзалар . Сугымчылар атларны тота тордылар, тотылган берсен суя тордылар. Шунда ук тиресен тунадылар, эчен алдылар, юан бүкәннәргә салып, җылы итне чаба тордылар. Н.Фәттах // Гәүдәнең шул турысы. Картның эченә типте кебек Сайгушев, ләкин бу хәрәкәтне Айгузин күрмәде, ул эчен тотып бөгәрләнде. М.Хуҗин. Туйдым мин бу рольдән. Башка кеше уйнасын. Эчкә сугалар, башка сугалар. Аманулла

4) сөйл. Ашказаны, эчәкләр һәм гомумән ашкайнату системасы. Минем кымыздан сару кайный, эч күбә. М.Хәбибуллин. Үзем [мәтрүшкә], аштәмләткеч буларак та, төрле авыруларны, әйтик: үзәк нерв системасын, сулыш юлларын, эч авыртуларын, салкын тигәнне дәвалаучы буларак та хезмәт итәм. Ш.Фәрхетдин

5) к. эчлек ( 3 мәгъ.). Әзер бәлеш эчен табага җәйгән камырга өеп салалар да камырның кырыен күтәреп бөрәләр. Сөембикә. Киптерелгән алма кышкы компот, пирог эченә ярап куя. Мәйдан

6) Киемнең сул ягы; эчлек, астар. Дәү әни сәүдәгәрләргә заказ буенча бүрек эче тегә ---. А.Расих. Башындагы күн фуражкасының эче белән битендәге тир бөртекләрен сөртеп алыр. Җ.Юныс

7) сир. Текст, сөйләм һ.б.ш.ның эчтәлеге, асылы. Төмәнбаш аңа мөһерләнгән төргәк сузуга ук, Мөхәммәдгәрәй корбанының муенына ташланган көзән елгырлыгы белән хат эченә чумды. В.Имамов. --- авылдан чыгып качкан Нәгыймнең --- бүгенге хәлен без хикәя керешендә күп төрле ишарәләр, образлы кинаяләр аша сизенгән булсак, әсәр эченә кереп киткәч тә, автор сәнгатьчәлекнең ышанычлы юлын ташламый. М.Вәлиев

8) күч. Күңел, йөрәк. Рәфиснең РАПО башлыгы белән тарткалашуына ул эченнән генә сөенеп утырды. А.Вергазов. «Ә нинди таза кеше иде бит! – дип, эченнән уйлап куйды. – Хатыныннан башка кыен булган, күрәсең». Х.Сафина

Эч ачу Ачыну, кызгану, җан әрнү. Эч бару к. эч китү. Температура юк, эч бармый. Сабантуй. Эч бору 1) Эчәклектә ихтыярсыз спазмнар булу; эч авырту. Карт фельдшер авыруның караваты янына утырды. – Нәрсә булды, үскәнем? – дип сорады ул, аның йөзенә карап. – Эч бора, Мотаһир абый, – диде хатын, чыраен сытып, тартынып кына. Р.Кәрами. Еш кикерү, эч кату, эч бору күренешләренең пальма мае кушылган ризыклар ашаудан килеп чыгуы да исбатланган. Сөембикә; 2) Ачыну, үкенү. Эч бушану к. эч бушау. Агылсын ла җырлар – татлы уйлар, Агылсын ла, эчләр бушансын. Ш.Маннур . – Ела, ела, эчең бушанганчы ела, үзеңә җиңел булып китәр, – диде. Акчарлак. Эч бушату Кемгә дә булса серен сөйләү, борчылуларын, кайгысын кеше белән уртаклашу, эчне пошырган нәрсәләрдән арыну. Гомуми палатага күчер син аны, рәхәтләнеп эчен бушатсын, үзе ишеләр белән шау итсен. А.Вергазов. Синең янга эч бушатырга, киңәшергә дип керүем. Х.Сафина. Эч бушау Берәрсе белән моң-зарыңны, кайгыңны уртаклашканнан соң җиңеләеп калу. Син оек бәйләп утырырсың, телевизор карый-карый, хәл-әхвәл сөйләшербез, эч бушар. Г.Афзал. Гомере буе йомшак сүз ишетмәгән --- хатын, иренең күкрәгенә борынын төртеп, бик озак үксеп-үксеп елады. --- Хатын үзенең эче бушап, күңеле җиңеләеп киткәнен сизгәндәй булды. В.Юныс. Эче елый, тышы көлә 1) Икейөзле, риялы, монафикъ, хөсетле кеше турында; 2) Эчендәге кайгысын, хәсрәтен башкаларга сиздермәүче кеше турында. Эче ертылу Нык ачуы килү, эчтән генә көнләшү, ачудан, көнчелегеннән нишләргә белмәү. Эче кара, тышы ак Тыштан яхшы булып кыланган усал, мәкерле кеше. Эче кыру к. эче кырылу. Мәгарифнең эче кырудан туктаган кебек булды. Надиянең, үзем сөйләшеп карармын, дигән сүзе аңа көч өстәгәндәй итте. Х.Камалов. Эче кырылу Эче пошу, борсалану, борчылу. Эче кытыклану Көнчелек, гарьлек хисләре кичерү. Рәйсәнең анасына «әни» дип эндәшүенә эче кытыкланды. Н.Гыйматдинова. Эченә керү Төрле мәкерле юллар белән кемнең дә булса серен белү. Кешенең эченә кереп, ачык йөз, тәмле тел белән сөйләшәм һәм шунда ук аңа пычрак атам. Н.Гыйматдинова. Эченә генә салып йөрү Астыртын гына сынап, күзәтеп йөрү. Эченә жу керү Шикләнү, курку, сискәнү. Эченә килешү к. эченә май булып яту. Эченә май булып төшү к. эченә май булып яту. Эченә май булып яту Кемгә дә булса нәрсәдер бик ошау, бик ярап кую. Эченә сыймый йөрү Куанычтан яисә ачудан нишләргә белмәү. Эченә төен төшкән 1) Кайгылы, борчулы; 2) Балага узган. Эченә шик йөгерү к. эченә шик төшү. Баштарак ниндидер бер укытучы үзенә көндәш була алмас, дип санаса да, тора-бара эченә шик йөгерә башлады. Ф.Яруллин. Эченә шик керү к. эченә шик төшү. --- юлга чыкканда гына Шаһбазгали кинәт кенә киреләнә башлады. Аның эченә шик кергән иде. Х.Ибраһим. Эченә шик төшү Шикләнә, икеләнә башлау. Шулчак Кәүкәбелҗәннәтнең эченә шик төште. Гомере буе мәет кебек йоклаган ире нишләп болай кылана соң әле? Ф.Садриев. Эченә шыр йөгерү Курку, шүрләү, эченә курку керү. Эчендәген әйтеп салу к. эчендәген ярып салу. Кәримә, шаярткан булып, эчендәген әйтеп салды. М.Галәү. Эчендәген әйтеп ташлау к. эчендәген ярып салу. Тафтилов, һаман уйланып, әкрен генә тәмәке көйрәтте. Шулай кинәт ачылып, үзенең эчендәген әйтеп ташлаганга үкенә дә шикелле иде. Х.Камалов. Эчендәген тышка чыгармау Серләрен, борчуларын башкаларга сөйләмәү. Әмма ләкин эчендәген тышка чыгармады, чөнки дөнья аны уйларын яшерергә өйрәткән иде инде. Р.Кәрами. Яши торгач, хәйләсез дөнья файдасыз икәнен нык аңлаган, шуңа күрә, туры сөйләргә ничек кенә яратса да, эчендәген тышка чыгармаска өйрәнгән иде ул. М.Маликова. Эчендәген чыгарып салу к. эчендәген чыгарып селкү. Эчендәген чыгарып селкү Эченә җыелган барлык ачу-үпкәсен я серләрен берьюлы әйтеп бирү. Чыгыш ясаучылардан бер знакум исә күңелен бигрәк ачып салды: «Хәзер самогон куу да нык җиңеләячәк, авылдашлар!» – дип шәрран ярды, эчендәген бөтенләй чыгарып селкеде ул... Бөгелмә авазы. Эчендәген ярып салу Эчен пошырган бар серен яшерми әйтеп бирү. Аннары ул эчендәген ярып салды: – Ә безгә бакча бозарга кем рөхсәт бирсен? Ф.Абдуллин. Эчендәге тышында Беркатлы, эчкерсез, киң күңелле, күңелендәген яшерми торган. Мин үзем эчендәге тышында булган кешеләрне күбрәк яратам. Г.Әпсәләмов. Оренбургта булган хәлләрнең берсен дә яшермәде. Эчендәге тышында икән. С.Поварисов. Эчендәге тышында, күңелендәге телендә к. эчендәге тышында. Эчендә җаны гына юк хупл. Затлы, сәнгатьчә оста ясалган сурәт яки әйбер турында. Эчендә кату итеп калдырмау Үпкәсен, ачуын һ.б.ш.ны яшермичә йөзгә бәpeп әйтү. Эченнән энә алырсың к. эченнән энә үтәрлек. Эченнән энә үтәрлек 1) Бик ябык; хәлсез. Никтер эченнән энә үтәрдәй ул юка, зәгыйфь сыерның ашаганы һич тә аш булып йокмый, шундук чүпрәләнеп агып бетә иде. Л.Хәмидуллин. Ул белгәндә, эченнән энә үтәрлек, тез буе арык кызчык кына иде ич Толымбикә. М.Әмирханов; 2) Нечкә билле . Эчен ярсаң, бер әлиф чыкмас Үтә надан. Әлифне таяк дип белмәсә дә, күтәрәдер борынны... Аягында аның ката, муенында була ак яка, Эчен ярсаң, бер әлиф чыкмас, үзе мәгълүмат сата. Безнең мирас. Эчеңә кереп ятыр Ягымлы, йомшак телле кеше турында. Эчеңә килешер Файдалы булыр, ярап куяр. Эчеңә пычак кергере карг. Усал, кеше хакына кергән кешегә әйтелә. Эчеңә таш булып утырсын карг. Кеше хакын ашаучыга әйтелә. Эчең ертылгыры Өзлексез акырып елаган балага яратмыйча, ачуланып әйтелә. Эчеңне ярып карамаслар «Үзең әйтмәсәң, беркем белмәс» мәгънәсендә әйтелә. Эчең чыккыры карг. 1) Кеше хакын басып калучыга, ашаучыга карата әйтелә; 2) к. эчең ертылгыры . Эче тар Хөсетле, көнчелекле, кинәчел. Эче тырналу Эченнән генә нык көнләшү. – Шул аждаһа коткарды бит, су төбендә балыкларга ризык буласы идек, – диде Нурсөя, эче тырналып. Гаҗәп, көнләшү узмый иде. Н.Гыйматдинова. Гасыйм белән Сәринәнең Йосыф –Зөләйха кебек яратышуына тирә-яктагылар сокланып карый иде, бары тик Заһидның гына аларның җитәкләшеп йөргәненә эче тырнала иде. Дөресе шул: ул көнләшә, кара көнләшү белән көнләшә иде. Р.Батулла. Эче умач уа, тышы җәймә җәя к. эче ялкын, тышы салкын. Эче ут, тышы мут к. эче ялкын, тышы салкын. Эче эчкә (аркага) ябышу 1) Бик нык ачыгу; 2) Бик нык ябыгу. Сукыр Сабирҗан, аны капшап-капшап карагач: – Яшь икән бахбай, моның эче эчкә ябышкан, ачлыктан ябыккан бу, – диде. Н.Гыйматдинова. Бөтен дөньяны басты алайса эче аркасына ябышкан челәннәр... Безнең гәҗит. Эче ялкын, тышы салкын Эчендә нык борчылса да, серен тыштан белдермәү, сер сынатмау турында. Нигәдер күңел елый... «Эчем ялкын, тышым салкын, сиздерәсем килмиде-е-е-ер...» Сиздермә, хатын, сиздермә... Н.Гыйматдинова. Эч жу итү Курку, кот очу . Бәлешем тишелгәч үк эчем жу итеп киткән иде аны... А.Гыйләҗев . Мондый көтелмәгән очрашудан Җәбирнең эче жу итеп китте. Н.Фәттах . Эч йөзе Эчке ягы, эчтәлеге. Автор тарафыннан «тикшерелгән әсәрнең эч йөзен, маһиятен (асылын) ачып бирү, әсәр теле, --- хәятка мөнәсәбәте» мәгълүм мизаннар ярдәмендә бәяләнергә тиешле яклар буларак аерып чыгарыла. Г.Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья ---. Эч кату 1) Эчәклекнең сирәк бушануы яки тулысынча бушанмавы. Эчең катса – караҗимеш суы, эчең борса, шундук шомырт суы эчертә идек, дип сөйләрләр ие. А.Хәсәнов; 2) Бик каты, хәлдән тайганчы көлү. Гөлшәһидәнең көлә-көлә эчләре катып бетте. Г.Әпсәләмов. Аннары, аның мәзәкләрен тыңлап, эчем катып көлә идем. А.Вергазов. Эчкә җылы йөгерү к. эчкә җылы керү. --- кышкы бураннарда, көзге караңгы төннәрдә барак тәрәзәләрендәге тычкан уты кебек кенә җемелдәшкән сүрән утларны күргәч, эчкә җылы йөгерә!.. А.Гыйләҗев. Эчкә җылы керү 1) Күшеккәннән, туңганнан соң җылына башлау. Әнисе пешергән өчпочмакларны исенә төшереп, Сиринә пакетка тыгылды: «Ашыйм әле, эчкә җылы кермәсме?» Р.Габделхакова. Акрынлап, тәннең дерелдәп калтырануы басылды, эчкә җылы керде, кайберәүләр хәтта изрәп йокыга оеды. Ф.Хуҗин; 2) Курку яки борчылудан соң җанда өмет уяну, күңел күтәрелү. Әсәрең журналда яки китапта басылып, берничә кеше тарафыннан хуплау сүзе ишеткәч кенә эчкә җылы керә, үз-үзеңә ышана башлыйсың. Ф.Яруллин. Шулай да эчкә җылы керде: мин түгел, урлаган кеше гаепле ич, шуны аңлый башладылар сыман. Р.Зәйдулла. Эчкә җыю Берәр күңелсез нәрсәне тышка чыгармау, күңелдә генә тоту, башкалар белән бүлешмәү . «Ни булды?» – дип сорыйм, әйтми, эченә җыеп бара. Эчкә җыярга ярамый, кеше белән бүлешергә кирәк, эчкә җыйдыңмы – кара кан сава ---. Г.Ахунов. Эчкә йоту к. эчкә җыю. Ихтыярсыздан күзгә яшь тыгыла, бик зур ихтыяр көче белән генә кайгыңны эчкә йотасың. Г.Әпсәләмов . Сөмсере коелган абзый сер бирми, гарьләнүен һәм ачуын эчкә йота ---. Р.Кәрами. Эчкә кату керү к. эчне кату алу. [Егетләр] иң соңгы тизлектә йөгерделәр, бертуктаусыз йөгерделәр. Аның [Һарунның] эченә кату керде. Н.Фәттах. Эчкә кату төшү к. эчне кату алу . Тик Фарукҗанның йөрәге барыбер урынына утырмады, эченә кату төшкәндәй тоелды. Т.Әйди. Эчкә кату чыгу к. эчне кату алу. Кайткан вакытта мин инде арба төбендә үрле-кырлы сикерүдән дә, эчкә кату чыгудан да курыкмый идем. Г.Бәширов. Эчкә керү 1) Нәрсәне дә булса нечкәләү, җентекләү. – Безнең ише авыл гыйбадларын агарта аласың, дип әйтүеңме? – Ярар, ул кадәр эчкә кермик. Р.Кәрами. [Нәби:] Бу мәсьәләдә шуннан да ары эчкә кермик инде, егетләр. Р.Төхфәтуллин; 2) Сереңне алу, эчке дөньяңа керү. Эчкә пошаман төшү Шомлану, шикләнә, борчыла башлау. Ике көн көтәм кайтканын, өч көн, инде вертолёт та ике тапкыр килеп китте, ә бу кайтмый да кайтмый гына бит! Эчкә пошаман төште минем. М.Маликова. Эчкә пошаман төште: җаны булган адәм шул гомер йоклап ятармы? Сөембикә. Эчкә салкын йөгерү 1) Туңа башлау . Әтиебез энем белән икебезне, чана башына мул итеп салам түшәп, толыпка төреп утырта иде дә, безнең эчкә салкын йөгергәнче, Тегермәнлеккә әби белән бабай янына алып килеп җиткерә иде. Безнең гәҗит; 2) Шик төшү, борчылу хисе уяну. [Немец офицеры] үлекнекедәй яртылаш йомык, хәрәкәтсез күзләре белән безнекеләргә төбәлде. Өч солдатның эченә берьюлы салкын йөгерде. Ә.Еники . Алар, тайпылып, юл биреп калдылар. Дөресен әйтергә кирәк, эчкә салкын йөгерде. Биредә сак булырга кирәклеген әни дә кисәтеп куйган иде. Р.Зәйдулла . Эчкә салып йөрү Эченнән генә уйлап, хәтеренә алып, башкаларга белдермичә, әйтмичә йөрү. Эчкә салып кую Истә тотарга, онытмаска дип хәтергә ныгытып кую. Гөлсем апа сабыйның буталганын сизде һәм, бер сүз дә әйтмәстән, эченә салып куйды. Г.Гобәй. – Ирдәүкәрәк бугай ул директор кызы, – диде тагын икенче бер вакытны, – чалбарлы тавыкмыни, малайлар булып киенгән. Әбәү, килешми кыз кешегә ыштаннан йөрү. Монысын да эчкә салып куйдым. Д.Зөбәерова. Эчкә сары май булып яту Үтә уңай кабул ителү, күңелгә бик тә хуш килү. – Синең җөпләп торуың әллә минем эчемә сары май булып ята дисеңме? – Талипның йөзенә тир бәреп чыкты. М.Кәрим. Эчкә суык йөгерү к. эчкә салкын йөгерү. Аның сүзләрендә ниндидер шом барын сизеп, минем эчкә суык йөгерә. З.Зәйнуллин. Сыек сөттән оетылган салкын катыкны агач кашык белән чөмерә башлагач, эчкә суык йөгерде ---. И.Сирматов. Эчкә сыймау Нинди дә булса тойгы-хисләр көчле, мул булуы турында. Эчкә сыймый шатлыгым, әй нурлана күз алларым. Г.Харис. И Болгарым, мөкатдәс җир, Шушы җиргә тәүге басуым. Эчкә сыймас тойгы-хисләр, Тыя алмыйм йөрәк ярсуын. Г.Хәйруллин. Эчкә тимәү к. эчне тишмәү. Бу документлар эчеңә тимәс. Л.Гыйльми. Эчкә тию 1) Артык майлы азыктан эч китү. Алар күп хәлвә ашауның эчкә тиюен инде беләләр иде... А.Хәлим. Мае да, боткасы да эчкә тимәде кебек, изелеп йокладым. Татарстан яшьләре; 2) Нинди дә булса яхшы, кыйммәтле әйбер күп булмау, кем дә булса андый әйбергә лаек булмау. Эчкә ут салу Борчу тудыру, кайгыга дучар итү; уйланырга мәҗбүр итү. Ә бит «утрау-тыкрыгың» дип, «председатель чакта күрмәгәнне ...» дип, үзе эчкә ут салды башта. Р.Төхфәтуллин. Эчкә ут төшү Күңелдә зур борчылу уяну. Эч кере саклау Үч, үпкә саклау, ачу тоту. Эч китү Ашказаны эшчәнлеге бозылып, еш һәм сыек итеп тәрәт итү. Искәндәр шуннан мантымады, әле эче китте, әле тамагы шеште. А.Гыйләҗев. Икесенең дә эче китә, башы авырта, хәлләре юк – икесендә дә бер үк чир. Н.Фәттах. Эч көю к. эч яну. Ап-ак кардай ап-ак күкрәккәем Хыянәтеңнән синең карайды. Ап-ак күкрәгемнең эче көйде, Йөрәккәем калды күмергә. К.Булатова. Ни йорты, ни гаиләсе, ни башкасы булмаган хәлдә Карабай ялан кыр өстендә басып калды. --- Хәсрәте йөрәгенә ут булып чагылды, эче көйде. Ф.Яхин. Эч кычкыру Ачыгудан, авыртудан эчәкләрдән үзенчәлекле тавышлар килү. Эчне актару Дулкынландыру, тынычсызлап тору, тынычлык бирмәү. Дымсу кыр җиле аның эчен актарган моң-зарын таратмый, әйләндереп-тулгандырып, яңадан йөрәгенә сылый иде. Н.Гыйматдинова. Эчне кату алу Каты йөгерүдән яки көлүдән эч авырту. Күп йөгерүдән Равилнең эчен кату алды ---. Н.Әхмәдиев. Эчне катыру Кызык сөйләп, төрлечә кыланып көлке чыгару, каты итеп көлдерү. Ул шунда үзләренең хуҗасы Нигъмәт хаҗи дигән бер миллионер картны сөйләп эчебезне катырды ---. Г.Ибраһимов. [Бартеньев] әзмәвердәй гәүдәсен кыек-мыек китереп, стройның эчен катыра ---. С.Шәрипов. Эчне мәчеләр тырнау к. эчтә (ач) бүре улау. Алар урман аланнарын йөреп әйләнгәннән соң, Ахун туктап калды да: – Тамак ачты, малай! – диде. – Минем дә, – диде Җиһангир. – Эчтә мәчеләр тырмаша башлады инде. Н.Хәсәнов. Эчне тишмәү Зыяны тимәү, ярап кую, кирәкле, файдалы булу . Намусыма хилаф китермичә әйтә алам: мең сумлык гонорары да түгел (гәрчә мең сум – эчне тишми), --- ә ниндидер ашкынулы эчке бер илһам миңа судьяларны җиңеп чыгарга көч бирде. М.Галәү. Бушка чоланыңа өелгән тартма-тартма кәнфит-прәннек, капчык-капчык он, ярма, тоз эчне тишми. Н.Гыйматдинова . Эчне тырнау Эчне пошыру, борчу, хафалау. Мондагы зиннәтләр тагын Җәннәтнең эчен тырнап алды ---. Г.Әпсәләмов. Киткәндә әти белән ачуланышкан идем, хәзер шул эчне тырный. Х.Камалов. Эчне чишү Эч сереңне ачу, сөйләп бирү. Эч өзгеч 1) Бик кайгылы, борчулы, ирексездән шомландыра, куркыта торган; 2) Күңелнең иң нечкә хисләренә тәэсир итә алган, үзенә бик нык җәлеп иткән . Фәкать колагым төбендә әллә нинди, --- искиткеч матур җыр, әллә кайдан килгән бик әкрен вә эч өзгеч музыка чыңлый иде... Ш.Камал. Эч өзелү 1) Бик нык кызгану, йөрәккә якын алу. Кызганудан эчем өзелеп төшә язды. Р.-Н.Гүнтәкин; 2) Чиктән тыш борчылу, тынычсызлану, рухи газаплану . Бөтен дөнья харап булгандай каушыйм, эчем өзелеп, әнкәйне кызганам, муенына сарылып елый башлыйм. Ш.Камал; 3) к. эчтә (ач) бүре улау. Аңа карап, Мотаһир да кушучлап су алды, битен чылатты. Җиңел булып китте... тик эч өзелә. Ашыйсы килә... Р.Кәрами . Эч пошу Эшсезлектән яки әйләнә-тирә кызыксыз тоелганда була торган күңелсезлек сизү; җан тынычсызлану, күңел төшенкелегенә бирелү . Чыннан да, егетләр, ул чагында дөнья искиткеч күңелсез иде. Кызык табарлык, күңел ачарлык бернәрсә дә юк иде. Кайчакларда үләрлек булып эч поша иде. А.Шамов. Атна узды, ай үтте – җавап бирмәде бу. Ә минем эч поша. Күңелгә корт керде хәзер. В.Нуруллин. Эч cepе Башкалардан яшерелә торган, үзенә генә билгеле булган нәрсә. Синең бөтен эч серләреңне сөйләп биргәннәр бит. Г.Әпсәләмов . Хәер, мин аның алдында әллә ни кыланып, икейөзлеләнеп тормыйм, беркем белән бүлешмәгән эч серләремне дә яшереп азапланмыйм. А.Әхмәтгалиева. Эч сызлану к. эч яну. Стансада безне, сакчы белән жандармскийга кертеп, ике хакын түләттеләр, барачак җиребезгә чаклы билет алдырдылар. --- Моңа минем эчем бик сызланды. Г.Ибраһимов . Икенчесе – кәттә татар, Мөһер суга урысча. Эч сызлана, колак тона, Йөрәкне ала телеп. Р.Батталов . Эч сызу Нык кайгыру; ачыну, үкенү, пошыну. Минем эч сыза, Дәшмирек пышын-пышын йөри. Казан утлары. Эчтә (ач) бүре улау Ачыгу, ашыйсы килү, карын бик ачу . Марат --- кулын игезәгенең иңенә салды да өйгә таба этәрде: – Керик! Рәхимә көтә торгандыр... аш та пешкәндер. – Мин дә нәкъ шулай димәкче идем... Юкса эчтә бүреләр улый. Ф.Латыйфи . Эчтә ачу кайнау Нык ачу килү, ярсу, әмма кешегә белдермәү. Эчтә ачу кайный, дөбер-дөбер кайный, тик тышка бәрми, кан булып йөрәккә оеша иде. Н.Гыйматдинова. Шул егетләргә бирешеп торганга эчендә ачу кайный. Р.Вәлиев. Эчтә бүре асрау Кемгә дә булса усаллык уйлап йөрү, үч тоту, үчегү, ачу саклау . Эчтә бүре саклау к. эчтә бүре асрау. Эчтә көчек өрү к. эчтә (ач) бүре улау . Эчтә мәче кычкыру 1) к. эчтә (ач) бүре улау; 2) Берәрсенең уңышына кызыгу, көнләшү . Эчтән ашалу Эчтән сызу, көенү, хәсрәт кичерү, үзен үзе өзгәләү, газаплану. Эчтән игәлү к. эчтән ашалу. Эчтән беркетү Үзенә үзе сүз бирү, катгый бер карарга килү. Инде менә бүген, Булатның чакыртып аңа әйткән сүзе соңында, Җиһангир үзе белән Мансуровлар арасында җепнең бөтенләй өзелгәнен эченнән сизенде ---. «Яңадан ул якка таба минем муеным әйләнмәс!» – дип эченнән беркетте. Г.Ибраһимов . Эчтән елый, тыштан көлә к. эче елый, тышы көлә . Эчтән елау Башкаларга күрсәтмичә, белдермичә борчылу, әрнү, өзгәләнү . Хатын инде Җәббарны югалткан, инде аны Әсмабикә түшәгендә тоткан сыман --- эчтән елап, Сабантуйга әзерләнде. Н.Гыйматдинова . Газиз карт сүзгә кушылмады. Ул эченнән елый иде. Г.Гыйльманов. Эчтән йому Нәрсәне дә булса әйтми калдыру . Юлдашының сүзгә болай саран булуыннан Шәймәрдән абзый бераз шикләнеп тә куйды. Үз хуҗалыгындагы башка якларны эченнән йомып, сүзне волостька күчерде. К.Нәҗми. Эчтән йомылу Кичерешләрен белдермәү, хисләрен, уйларын үз эчендә саклау, үз-үзенә бикләнү, кеше белән аралашмау . Күзе күрмәгән, күңеле ияләшмәгән берәр хәл була калса, шунда ук югалып, каушап та калучан, тик кечелеклелеге белән эчтән йомылып, моны ул сиңа бөтенләй сиздерми калуы да ихтимал. М.Рафиков . Эчтән калтырый, тыштан ялтырый Тышкы кыяфәте матур булып та, эчтән начар булган кешеләр турында әйтелә. Эчтән көлү Башкаларга күрсәтмичә, белдермичә генә көлү, куану . Рөстәм, бар инде хәзер, туктатып кара дип, эчтән көлде дә икенче якка – Тиктормаслар янына кайтып китте. Г.Кутуй . Ә кыз эчтән көлде, масайды: «Җан өрсәң дә, оста, син ташка, таш – таш инде, тере мин – башка!» Р.Фәйзуллин . Эчтән куырылу Берәр нәрсәдән курку, шикләнү, сагаю. «Әни, бәхетле кеше күрәсең килсә, миңа кара, бүгенге көндә миннән бәхетлесе юк», – дигәч, Шәрифә эчтән куырылып килде. М.Маликова. Эчтән сызлану к. эчтән яну. Берничә көннән дусты Наҗия хәбәре аша больницага килгән әнисе, кызының нинди бүлектә икәнен белүгә, бу юлы да кешечә булмавына эчтән сызланып куйса да, хәл эчендә яткан --- кызын жәлләп, артык сорашмады. Г.Бәйрәмова. Эчтән сызу к. эчтән яну. Бер караганда, ул үз язмышыннан бик канәгать кебек, тик үткен шагыйрь күзләре генә аның матур йөзендә яшерен сагыш билгеләре күрде. «Эчтән сыза, ахрысы», – дип уйлады Муса. Г.Әпсәләмов. Дөньяның гаделсезлегенә моңа кадәр дә эчтән сызып йөргән Җәмил тагын бер тапкыр үзалдына сүгенеп куйды ---. Н.Әхмәдиев. Эчтән тыну 1) Дәшмәү, җавап кайтармау, сөйләшмәү. Шулчак Сабирҗан теленнән тагын да сәеррәк сүз ычкынды: – Алар түгел, эшләгән, тиресеннән чыгардай булып казганган, ил дип кан койган кешеләр хуҗа бу тормышка... – диде ул. Кылый Хәмит дәшмәде, эчтән тынды. М.Галәү . Кем белән дә тавышланып йөрисем килмәде. Ни генә булмасын, хәзергә мин эчтән тынарга булдым. Ул да, күрәсең, эчтән тына. Н.Фәттах; 2) Башкаларга белгертмәү, сер бирмәү. Әнисә күтәрелеп тә бәрелмәде, Якубның муенына да сарылмады, бары, кырау тиеп шиңгән гөл кебек эчтән тынып, моңсу гына карап басып торды. В.Имамов. Эчтән уртын чәйнәү Нык ачуы килеп тә, ачуын тыю, үзен кулга алып, кешегә сиздермәскә тырышу. Эчтән яну Кешегә сиздермичә генә борчылу, кайгыру, газаплану, өзгәләнү. Әркәшә дә, Зарифуллин да, Гыйззәтуллин да Әлтафиның данына кызыгып эчтән яндылар ---. М.Мәһдиев. Талия берьялгызы гына эчтән янды, көйде, шулай да, өметсез шайтан дигәндәй, үзе көн дә Ахиярдан хәбәр көтте. Г.Галиева. Эчтә саклау Серне кешегә әйтмәү, бары үзең генә белү. Ул сәнгатьле итеп укыганда, мин Тукайның мәхәббәт шигырен яңадан ачтым, әрнү-гамьнәрен эчтә саклаган Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәрнең күңел коесы тирәнлеген тойдым. А.Арсланов. Эчтә төен калу к. эчтә төен яту. Әмма, мондый зур эшкә тотынганда, эчеңдәгене әйтмичә, иптәшең белән киңәшләшмичә булмый. – Әлбәттә, эчтә төен калмау яхшы, – дип җөпләде Муса аның сүзен. Казан утлары. Эчтә төен яту Күңелдә онытылмаган, борчып торган, хәл ителергә тиеш нәрсә булу. Иң зур төен [Галләмнең] эчендә ята әле. Аны чишми һич мөмкин түгел. Әмма җаен табарга, уңай вакытын туры китерергә кирәк. Ш.Камал. Эчтә ут кайнау 1) Бик каты кайгыру, йөрәк яну, хәсрәтләнү. Эчемдә ут кайный, дөрләп янган учак кебек, шуның, ичмасам, бер очкынын да кәгазьгә төшерә алмыйча гаҗизләнәм. М.Маликова; 2) Үкенү; 3) Сөю, сагыну, юксыну. Эчтә шайтаннар утын кисү к. эчтә (ач) бүре улау. Эчтә шайтан утыру Күңеле мутлыкка, азгынлыкка омтылу. Ул Ибанның эчендә шайтан утыргандыр... Ф.Баттал. Эч төшерү Авыр күтәреп, көчәнеп, эчне авырттыру; өзлегү. Сугыш чорында йөкле арбаны кендеккә утыртканда эчен төшереп, үзен харап итте. Ф.Яхин. Борынгы заманнарда авыр күтәреп эчен төшергән кешенең аягыннан асып куеп дәвалаганнарын ишеткәне була. Безнең гәҗит. Эч уу Үкенү, кайгыру; көнләшү. Чынлап та, көтмәгәндә айгырны үз тимерхутыңа, яңа каеш исе аңкып торган үз ызбруйларың белән җигеп кайтып керү үзе ни тора, әкәмәт. Дусың сөенәчәк, дус түгелең эчен уачак. Ф.Хөсни. Эч яну 1) Кайгы-хәсрәт эчендә булу, хәсрәт чигү, хафалану, борчылу. Өметләре акланмаудан үзәкләре өзелде, эче янды. Н.Әхмәдиев. Эче янды егетнең, йөрәге сызлады. Кайда басканын да белмичә, клуб ихатасында озак йөрде. Р.Камал; 2) Берәр кешенең уңышыннан көнчелек уяну, көнләшү, гарьлек хисләре кичерү. Шулай да бер нәрсәгә эче яна аның: халык аларны көннән-көн ныграк читкә тибә. Г.Гыйльманов. Эчми торган бер яшь егет менеп алып, Зәңгәр шәлне сөйгәненең иңенә салды. Эче янды моны күргән чибәрләрнең, «Бу шәльяулык миңа булыр» дигәннәрнең. М.Саттаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә