ЭҺИ’К-МӨҺИК ы. Иркәләнеп чытлыклануны белдерә. [Камилә:] Бай дигәч тә, --- берсенең дә миннән артык җирләре юк. Кулларыннан бер тиенлек эш килми, көне-төне: «Эһик-мөһик! Әни, башым авырта, --- әни, миңа гармонь итәкле күлмәк тектерик», – дип, кылынып, --- аналарына иркәләнгән булып яталар. Г.Камал ◊ Эһик-мөһик килү Иркәләнеп чытлыклану, кылану. Сиңа Галиябануның көчле, саф мәхәббәтен гәүдәләндереп бирергә кирәк булачак. Бу сиңа, беләсең килсә, кич белән капка төбендә, бер-береңнең кабыргасына төртешеп, эһик-мөһик килү түгел. Г.Бәширов |