ЭҺЕМ иярт. 1. Тамак кыру тавышын белдерә. Апайлар, җиңгиләр, минем дә хәлемә әзрәк керегез инде, менә... эһем, эһем, тамагым чистый кипте бит, җитмәсә, безгә монда чиләк белән су да куярга онытканнар... Ә.Еники. Таяклы кеше эһем, эһем итеп тамак кырды. В.Нуруллин

2. ы. мәгъ. Сөйләшкән вакытта кыенсынып калганда, нишләргә белмәгәндә кулланыла . – Сез, кем, Биккенә... эһем, эһем, – мулла абзый безнең җизни буласының исемен онытып җибәрде, күрәсең, әйтә алмый торды. Г.Бәширов . Ибраһим хан фәрештәнең үзен күргән сыман бөтенләй коелып төште: – Кһм, ни, эһем, эһем, ни бит, – дип, авыз эченнән генә ботка пешерде ул. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә