ЭҺЕЛДӘ’Ү ф. 1) Авыртудан, хәлсезлектән, көчәнүдән һ.б.ш.дан өзек-өзек сулыш чыгару. Аның йөзенә сары суккан. --- Ул энекәшләре кебек эһелдәми дә, ыңгырашмый да, --- өнсез-өметсез ята. Г.Галиев

2) Чарасызлыктан ни эшләргә дә белмәү. Гали Вәлиевич, ваза үчен алырга теләп, сул кулындагы газетасы белән эһелдәп өстәлгә сукты. Ф.Садриев

Эһелдәп алу Аз гына, бераз эһелдәү

Эһелдәп йөрү Шактый вакыт, күптәннән бирле эһелдәү

Эһелдәп кую Бер тапкыр эһелдәү. Халык дулкынлана, гөжли, тора-торгач, үзеннән-үзе кычкырып җибәрә, эһелдәп куя. Г.Бәширов. Мәгъзүрә карчык еларга җитешеп эһелдәп куя да: «Картлыгымда булса да бер килен рәхәте күрермен, дип хыялланган идем, юк икән, миңа Ходай язмаган икән», – ди. Г.Галиев

Эһелдәп тору Бертуктаусыз эһелдәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә