ЭҺ ы. 1) Авыртудан, хәлсезлектән һ.б.дан кинәт сулыш алып куюны белдерә. Мулла сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, мин шул кылычны туп-туры аның күкрәгенә батырдым. Эһ, диде дә шундук баскычка авып төште. М.Галәү. Газинурның аякларына тимер таяк белән китереп суккандай булды. Ул эһ итеп куйды, --- башын күтәрде. Г.Әпсәләмов 2) к. эх. Култык астында йөрткән гармунын тез башына куеп, стаканы белән берне күтәрде дә: – Эһ, зәһәр, чукынган!.. – дип сөйләнә-сөйләнә, өй эчен шаулатып, бераз җырлаштырып та алды. Ф.Яхин. Эһ син, Яңа ел хуҗасы! «Мин! Мин!» – дип йөреп, Яңа елны харап итә яздың! Ш.Фәрхетдин ◊ Эһ дигәндә к. эһ дигәнче. Зур болытлар күк йөзен каплап килә тау-тау булып, Җимерелеп үскән игеннәргә карап, зур яу булып. Эһ дигәндә җиргә каплый сулы, ямьсез юрганын, Кызганып җирдән матур, ак саф кояшның нурларын. М.Гафури. Эһ дигәнче Бик тиз, кыска вакыт эчендә. Хәер, кызларның күңеле эһ дигәнче үзгәрә дә төрләнә бит ул. Бүген болай, иртәгә – тегеләй. М.Маликова. Эһ дияргә өлгергәнче к. эһ дигәнче. Әгәренки киресенчә булса, --- ишекне ачып, болдырга аяк басуга, җир ярылып, эһ дияргә өлгергәнче, ул җәһәннәм чокырына төшеп китәр иде. Ф.Сафин. Эһ итәргә дә өлгермәү Берәр эш-хәл тиз, кисәк булганга, аңа реакция бирергә өлгермәү, аптырап калу. Шәүкәт абый, янындагы тартмадан шприц алып, аңа ниндидер сыеклык тутырды, аннан, эһ итәргә өлгермәдем, Тулганайның күкрәгенә укол энәсен батырды. Ф.Сафин. Эһ тә итми(чә) Бик җиңел генә . Эһ тә итмичә, бер стаканны каплап куя кияү балакай, икенчесен... З.Хөснияр. Тели икән, эһ тә итми, имтиханнан азат итә ала ул сине! В.Нуруллин. Эһ тә дими(чә) к. эһ тә итми(чә). Бибисара түти --- иң юан авыруларны да, эһ димичә, караватка күтәреп сала, төшерә. Г.Әпсәләмов. Ә син йөзләгән төп каенны эһ тә димичә кискәнсең дә аткансың. М.Хәбибуллин |