ЭХ ы. 1) Соклану, таң калуны белдерә. – Эх, безнең урманнарның һавасы! – диде Гали абзый. Г.Әпсәләмов . – Эх, киче дә киче соң! – диде тегесе, күкрәкләрен тутырып сулап. А.Гыймадиев

2) Гарьләнү, үкенү, кызгану, шелтәләү һ.б.ш. тойгыларны белдерә. Эх, шул елларны кире кайтарып була торган булса, Гыйлемхан Ханәфине түгел, Ханәфи үзе башлап аны укырга әгъвалар иде... В.Нуруллин. – Э-эх, бер буханка кара ипине күкрәккә терәп кисәсе иде, – дип куйды Женя, касәсен төбенә кадәр ялап. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә