ЭФФЕ’КТЛЫЛЫК и. 1) Көчле, гадәттә уңай тәэсир итү, соклану уяту үзлеге, эффектлы ( 1 мәгъ.) булу сыйфаты

2) Тиешле нәтиҗә, файда китерә алуы, файдалылык дәрәҗәсе, нәтиҗәлелек. Ачышның яңалыгы бутиленны таркату процессына эффектлылык китерде. М.Зарипов. Бу елларда хезмәтнең нәтиҗәлелеге үсте, техниканы куллануның эффектлылыгы күтәрелде, киң күләмдә төзелеш алып барылды. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә