ЭФФЕ’КТЛЫ с. 1. 1) Көчле, гадәттә уңай тәэсир итә торган, сокландыргыч, гаҗәп, матур, күркәм. Ленизаны буй-сын, төс-бит ягыннан эффектлы диләр. Х.Камалов. Сәхнәдә эффектлы чыгыш ясап булмавы да кәефләрне төшергән, әлбәттә. Кәеф ничек?

2) Кирәкле, уңай нәтиҗәгә китерә торган, үтемле, нәтиҗәле . Аның ат турындагы хыялын режиссёр аеруча басым ясап, эффектлы алымнар белән күрсәткән. Р.Батулла. Мәктәптә класстан һәм дәрестән тыш тәрбия эшенең эффектлы формалары барлыкка килде. Г.Мөхәммәтшин

3) Тышкы тәэсиргә генә корылган, ялтыравык, эчтәлексез, буш. Төрле отышлы диалоглар кыстырып җибәреп, эффектлы сүзләр өстәп, шома гына нәрсә оештырырга була. Г.Бәширов. Димәк, бу фикер – очраклы рәвештә әйтелгән эффектлы тәгъбир генә түгел, ә халык күңелендә төенләнеп килә торган фикер. Р.Фәйзуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Көчле тәэсир ясап, тәэсирле итеп; җәлеп итәргә, гаҗәпләндерергә, сокландырырга тырышып. Озын буйлы, маңгай өстендә бер тотам ак чәчле, әйбәт киенгән Яңгура залда бик эффектлы итеп йөрде. Г.Әпсәләмов . – Мин ялган вәгъдәләрдән туйган, – дип, Сәет кулының кабыргасын муенына тидереп алды. Ясалмарак булса да, хәтәр эффектлы чыкты. Т.Галиуллин

2) Нәтиҗәле итеп, үтемле, файдалы рәвештә. Башкортлар киң колач белән, эффектлы итеп эшлиләр, татарны да, русны да үзләренә хезмәт иттерә беләләр. Р.Вәлиев. Дәресләрдә эффектлы эшли, аның өчен төрле-төрле укыту принципларын, дидактик һәм техник средстволар куллана. Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә