ЭФФЕКТ и. лат. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса берәр кешегә ясаган көчле тәэсире, йогынтысы. Йорт хуҗасы төнге бакчаның теләсә кемнең һушын җибәрерлек эффект ясаганын үтә яхшы белә иде. Р.Мирхәйдәров . Беләсеңме, нинди тәэсир, нинди эффект булачак фоторәсемнән. Р.Мөхәммәдиев

2) Нинди дә булса эш яки эшчәнлекнең нәтиҗәсе; нинди дә булса сәбәпләрнең нәтиҗәсе. Бу ачыш --- Идел-Урал нефть запасының составын ачыклауда, --- чималны эшкәртү барышында гаять зур икътисади эффект бирә ---. Ф.Зыятдинов. Балалар уйнарга теләмәгән уенны мәҗбүриләп бирү тискәре эффект бирә ---. Фәнни Татарстан

3) Билгеле бер тәэсир тудыра торган эш-гамәл, чара, алым . Алар оборона тота. Һәм без, язмыш ихтыярына ташлап калдырылган шул кешеләргә буш әрҗәләр ташлап, тавыш эффекты ясыйбыз. Ш.Рәкыйпов . Эзләнү һәм тәҗрибәләр кылу – аның холкына хас сыйфатлар. Ачыктан-ачык сәхнә эффектлары, декорацияләр белән мавыгу – аның өчен чит нәрсә ---. Казан утлары

4) Физик күренеш. Әйләнү эффекты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә