ЭФИР и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә һаваның иң югары, саф, бернинди катнашмасыз һәм үтәкүренмәле катламы 2) иск. Физикада барлык һавасыз пространствоны һәм гадәти матдәләр (молекулалар, атомнар һ.б.) арасындагы буш аралыкларны тутыра дип фараз ителгән матдә 3) Һаваның өске катламы; гомумән радиодулкыннар тарала торган мохит. Иртән --- татар халкының яраткан дикторы Камал Саттарова күзәтүемне эфир аша бөтен Татарстанга яңгырата. Г.Гомәр. Әгәр дә аның тарихына күз салсак, радионың татар-башкорт редакциясе тапшырулары рәсми төстә 1953 елның 11 декабрендә эфирга чыга. Г.Шәйхи // Шуның аркылы алып барылган радио яки телевизион тапшыру. Эфир вакытын көтү // Шуны тапшыру рәвеше. Ачык эфир. Турыдан-туры эфир 4) хим. Спирттан яки фенолдан алынган үзенчәлекле зәһәр исле, төссез, очучан, янучан органик кушылмаларның берничә классының гомуми атамасы. Бу караштан мин урындыгыма сеңәргә, боз булып эрергә, эфир булып һавага очарга әзер идем. А.Хәсәнов. Ә составында этил эфиры молекулалары булган су исә үзендә «кешеләрне исертергә» дигән «мәгълүмат» саклый. Татарстан яшьләре |