ЭТЮ’ДНИК и. рус 1) Рәсем ясау кирәк-яракларын һәм этюдларны ( 1 мәгъ.) саклау өчен яссы тартма. Кабул итү бүлмәсендә син торасың, этюднигыңны җилкәңә элгән килеш... Мине йотты минем эш, сине – синең эш... Р.Харис. Бүлмәсенә кайтып кергәч, Зуфирә --- күптән кулына алмаган этюднигын ачты. М.Маликова 2) Этюд ясаганда кәгазь, киндерне урнаштыра торган кечерәк такта; мольберт. Әлеге искитмәле матур күренешләрдән илһамы кабынып, ул шунда ук этюднигын алды. А.Хәсәнов . --- барлык укучы песи баласын тота башлады. Этюдниклар ауды, сулар түгелде. Гөлшаһидә |