ЭТЮД и. фр. 1) Натурадан ясалган, гадәттә нинди дә булса әсәрнең бер фрагменты, якынча эшләнеше булган рәсем, скульптура һ.б.ш. әсәр. Әмма күл буеның этюдын ясау өчен, моннан да уңай урынны табу мөмкин түгел иде. Г.Сабитов . Экспедициядә бергә йөргән иптәшләренең портретларын ясады. Кайткач, эскизларны, этюдларны тукымага күчерде. Ә.Моталлапов 2) Берәр мәсьәләнең аерым аспектына багышланган кечерәк әдәби әсәр. Алардагы гыйбрәтле, хикмәтле фикерләр, мәкальләргә хас булганча, кыска, төгәл, образлы әйтелә, һәм һәр фикер фәлсәфи планда да, шигъри этюдлар формасында да кәгазьгә төшерелә. Л.Минһаҗева 3) Виртуоз характердагы музыкаль әсәр. Башта шигырь сөйли, аннары бер мәсәл... Ә икенче көнне этюд уйнап күрсәтә, һәм аны, өченче турга калдырып та тормыйча, шундук училищега алынган дип исәплиләр! И.Илялова 4) Музыка, театр, шахматта һ.б.ш.да күнегүләрнең бер төре. Парижда минем дөнья сәяхәте вакытында язып ташланган математик этюдымны һәм кайбер күзәтүләремне басып чыгардылар. Җ.Тәрҗеманов. Шахмат этюдын чишү |