Э’Т ЭЧӘГЕ и. 1) бот. Уралмасабаклылар семьялыгыннан башка үсемлекләргә сарылып үсүчән, нечкә озын сабаклы һәм туры озын тамырлы күпьеллык чүп үләне; русчасы: вьюнок. Әнә ич Миргали абзыйларның бакчасында алабута, билчән, эт эчәге мыжгыган. Н.Әхмәдиев. Яңгыр алдыннан эт эчәге чәчәге йомыла… Н.Гыйматдинова 2) күч. Чиктән тыш озын нәрсә (предмет, хәл, күренеш) 3) күч. Бик бәйләнчек кеше. [Саҗидә:] Рәфис, син кайтасыңмы, юкмы? [Рәфис:] Кайтам инде, кайтам. Эт эчәге булдың. Т.Миңнуллин |