Э’Т ҮЛӘНЕ и. бот. Этүләнечәләр семьялыгыннан кыска сабаклы, алсу-шәмәхә, ак, сирәк кенә сары төстәге эре чәчәкләре көз ахырында атып, җимешләрен язын өлгертә торган күпьеллык үләнчел үсемлек; кыш чәчәге; русчасы: безвременник. Зариф тигәнәк яфрагы өзеп алып, ярасына каплады: – Их, әчетә үзе, шайтан! Эт үләне табып булса икән ул, шуның белән ышкуга, чәчрәп чыккан кан туктый. М.Хәбибуллин |