ЭТҮ ф. 1) Нинди дә булса юнәлештә кузгалырга яки күчәргә мәҗбүр итү, урыныннан арырак шудыру, этәрү, тибәрү . Һади йомылып артка ташланды, хыянәтче иптәшләре аны боҗрадан чыгармадылар, күкрәкләре белән алга – пыялачыга таба эттеләр ---. А.Гыйләҗев . Аркадан салкын җил этә, колагымда Гөлинәнең «Рәхмәт, Айнур» дигән сүзләре яңгырый ---. А.Мансуров

2) күч. Читләштерү, үз араларына алмау, читкә кагу . Илдар ниндидер юллар белән иптәшләре арасына кереп китә алды әле, ә Ания – юк. Аны «начальник баласы, буржуйка» дип, гел читкә эттеләр. Р.Габделхакова . Без үз каһарманыбызны үзебез үк читкә эттек, аннан үзебез үк йөз чөердек хәтта. Мәдәни җомга

Этә бару Торган саен ныграк этү. Моңа карамастан, милләтче фикерләр, Көнбатыш культурасына нигезләнгән позитив фәннәр иске дини системаны кирегә таба этә бара. Казан утлары. Яман булмаган шеш әкрен генә, тән тукымасын этә барып, аны җәрәхәтләмичә үсә ---. Ютазы таңнары

Этә башлау Этергә тотыну. Җиһангир көчен югалта барган дусты Сашаны бүрәнәгә җайлабрак салды да, --- бер кулы белән тотып, икенче кулы белән бүрәнәне аргы як ярга таба этә башлады. Г.Әпсәләмов. Үзе җәһәт кенә матайдан сикереп төште дә арттан этә башлады. Аманулла

Этә бирү Бернәрсәгә карамастан этүне дәвам итү. Исмәгыйль --- күкрәге белән чәнечкеле чыбыкка килеп терәлде. Артыннан башкалар һаман да этә бирделәр. Ф.Яхин. Ир кеше сыйларны егеткә табан этә бирде. Х.Әпделмәнов

Этә тору Бер-бер артлы этү; берәр эш-хәл белән бергә этү. Сүз арасында Гөлгенә кайнар пәрәмәчләрне иренең алдына этә торды. Ф.Яруллин. Эш дәвам итә: башта кечкенә чокырны тутырдылар, вак таш белән комны бульдозер этә торды, аннары, зур бульдозер килеп, күпсанлы куыш-сарайларны җимерә башлады. Р.Кәрами

Этә төшү Бераз, беркадәр этү. Пар бөркеп торган кайнар ашны этә төшеп, торып басарга мәҗбүр булды ул. Р.Мөхәммәдиев. Шәмсүн башта аптырап калды, сынагандай, һәрвакыттагыча үзеннән этә төшеп, аның күзләренә карап торды. А.Вергазов

Этеп бетерү Ахырга кадәр этү; барысын да этү. Зәнфирә казанга су өстәде, морҗаның юшкәсен этеп бетерде ---. Ф.Садриев

Этеп җибәрү Уйламаганда, кинәт этү. --- исенә килергә өлгергән Рәфис, кинәт читкә тайпыла төшеп, --- аны үзеннән этеп җибәрде. А.Вергазов. Рәдифнең кулларын читкә кактым да, нык кына итеп, үзен этеп җибәрдем. В.Нуруллин

Этеп йөрү Озак вакыт дәвамында этү. Без һәрвакыт аның коляскасын этеп йөрдек. Р.Вәлиев. Бәлки, көтәргә кирәктер, мөгаен, көне буе таш этеп йөри алмаслар. Ә.Әминев

Этеп карау Сынау максаты белән этү. Сидоров этеп карады, ишек ачылмады. Г.Әпсәләмов. Әйдәгез, машинаны этеп карыйк. Ф.Яруллин

Этеп кую Бер тапкыр этү; читкәрәк этеп, шул хәлдә калдыру. Ул чәй ясый, чәйгә агач кашык белән сөт сала, шикәрне Гәрәй җизни алдынарак этеп куя ---. Г.Афзал. – Укучылар күрер, яхшы түгел, – дип, Саматның кулын йомшак кына этеп куйды. Г.Галиева

Этеп ташлау сөйл. Кызулык, ялгышлык яки ачу белән этү, көтмәгәндә этү . Бөтенләй читкә этеп ташламасыннар тагын дип, буш чакларда [шахтёрлар] белән карта уйнаштыргалыйм. Ф.Хөсни

Этеп тору Әле, хәзер этү; һәрвакыт, даими этү . Ә пресс калаклары туктаусыз әйләнә, тыгыз, дымлы балчык буткасын дүрткел авыз аша өзлексез этеп тора. А.Гыйләҗев . Кисеп чыгарганда, күсәкләр алып, агачны аударасы якка этеп торыгыз, өстегезгә ава күрмәсен. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә