Э’Т ТЫРНАГЫ и. Тырнак төбе яргаланып кубудан барлыкка килгән җәрәхәтле теленмә тире, шайтан тырнагы; русчасы: заусенец. Карый Нәҗип: эт тырнагы атсыз бармакларына да чыккан… Ул, аяусыз кыланып, үткер тешләре белән эт тырнаклары чүпләргә тотынды… А.Гыйләҗев. Әгәр сездә эт тырнагы башланып, авырту һәм шешүгә чыдый алмыйсыз икән, болай эшләгез ---. Сәламәтлек юлдаш булсын!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә