Э’Т ТИГӘНӘГЕ и. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан вак кына сары чәчәкле, ланцетсыман яфраклы, урман аланнарында, урман читләрендә, куаклыкларда үсә торган берьеллык үлән үсемлек; русчасы: череда трёхраздельная. Агрономия факультетында укучы студентларга, басуларга чыгып, гербарий өчен чүп үлән эзләп йөрисе дә түгел, безнең хуҗалыкның азык цехына гына киләсе. Билчән, әрем, саз камышы, солыча, эт тигәнәге... М.Садыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә