ЭТНО’НИМ и. лингв. гр. Нинди дә булса халык, милләт, кабилә, ыру кебек милли берләшмәнең исеме . Безгә Кытай чыганакларында «татар» этнонимының «дада», «тата» рәвешендә аталуы хакында синологларның хезмәтләре аркылы билгеле. М.Әхмәтҗанов . Зәкиев, тел белгече буларак, этнонимнарны, халык яки кабилә атамаларын өйрәнде. М.Миначев |