ЭТНОКОНФЕССИОНАЛЬ с. Нинди дә булса этносның дине белән бәйле булган, этник һәм конфессиональ факторларга мөнәсәбәтле. 1920 елларга үзләренең аермалыкларын саклап калган керәшен татарлары татар милләте эчендәге аерым этноконфессиональ (яисә субконфессиональ) берлек булып карала ала. Д.Исхаков. Җирле халыкның этнографик һәм этноконфессиональ төркемнәренең үсешенә кагылышлы мәсьәләләр тулысынча ачылып бетмәде. Б.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә