ЭТНОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Аерым халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, матди һәм рухи мәдәнияте турындагы фән. Институтның археология һәм этнография секторы мөдире --- профессор Альфред Хәсән улы Халиков биредәге әйберләрнең барысына да кыскача аңлатмалар бирә. Г.Гомәр. Әлеге хезмәт тел тарихы, --- этнография, диалектология өлкәләрендәге казанышларны исәпкә алып, шушы һәм башка фәннәр кисешендә барлыкка килгән этнос, тел, мәдәният бәйләнеше яссылыгында татар исемнәрен өйрәнүне максат итеп язылды. Г.Шәйхиева 2) Теге яки бу халыкның, урынчылыкның көнкүреш, гореф-гадәт, матди һәм рухи мәдәниятендәге үзенчәлекләр җыелмасы. Ул Идел буе халыкларының этнографиясе һәм фольклоры белән кызыксына икән. М.Гайнетдинов . Тел кануннарын һәм үзенчәлекләрен, төрки халыкларның тарихын һәм этнографиясен яхшы белгән --- Н.Фәттах бу мәсьәләне асылда хәл иткән. Л.Галитзуллина |