ЭТЛЕ’-МӘЧЕЛЕ рәв. Дошманнарча, туктаусыз үзара талашып-ызгышып . Әти-әниләре, этле-мәчеле булып дигәндәй, үзара шактый еш ызгышсалар да, гомумән алганда, алай начар тормыйлар. В.Нуруллин . Шул көннән башлап, күрше белән этле-мәчеле яшибез. И.Юзеев

Этле-мәчеле, әрем ачылы Тынышмыйча, үзара кычкырышып, ямьсез сүзләр әйтеп, талашып яшәү турында. Берегез уңга чалуласа, берегез – сулга. Этле-мәчеле, әрем әчеле, дигәндәй... Ул да тормыш түгел. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә