ЭТЛЕК и. 1) Кешенең характерындагы явызлык, әшәкелек . Этлеге һәркемгә билгеле

2) Берәүгә карата эшләнгән начар гамәл, эшәкелек. Заманында ул миңа, Баязит абыйга да байтак этлек эшләде, шуңа күрәме мин аны сөймим, ни уйлавымны белмәвен телим... А.Гыйләҗев. Берничә мәртәбә Салихның этлегеннән самавырлары эрегәч, мәдрәсә эченә күзәтче – караул куялар. З.Зәйнуллин

3) Мутлык, усаллык. Малайлар, алар ниндидер этлек эшләргә җыеналар, күңелем шулай сизә. А.Гадел. Бер-бер артлы, күз алдымнан Рушанның, --- бүтән малайларның йөзләре чагылып үтте. Алар шат иде. Үзләре эшләгән этлектән куанышып, көлешеп торалар иде... Г.Гыйльманов

4) Әрсезлек, үҗәтлек, үзсүзлелек . Көн итәргә этлек кирәк. Эт булырга күптән оныттым. Н.Исәнбәт

Этлегендә булу Яман кешенең гел яманлык кына эшләве турында. Хәзер аңа, ышанып, яхшы җирдән кызны ничек бирсеннәр? Начар җирдән алсаң, һаман да шул этлегендә булыр, рәткә килмәс. Г.Камал. Этлеген итү к. этлегендә булу. Күрәсең, ул кара җан этлеген иткән: Юматшага әләкләгән... Г.Әпсәләмов. Этлеккә салыну Төрлечә әмәл-хәйлә белән мавыгу. Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде. Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да, кичәләрендә гостиницалар, пивной вә фәхеш урыннарында кичләр үткәрәләр иде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә