ЭТЛӘШҮ ф. Усаллану, явызлану; чаялану, әрсезләнү . Берничә кеше, этләшеп, тәки Нурулланы колхозга алдырмадылар. А.Гыйләҗев . Күптән түгел ул, этләшеп, үз урынына кайтты һәм эшкә кереште. Р.Кәрами Этләшә бару Торган саен ныграк этләшү. Каешланып беттем бугай, Этләшә барам һаман: Дүрт ел инде җай чыкканда Язам да язам роман. Н.Әхмәдиев Этләшеп алу Берара, кыска вакыт кына этләшү. Кайчагында үземне дә, башкаларны да гадәттән тыш хәлгә куеп этләшеп алырга яратам. Шәһри Казан Этләшеп бетү Тәмам, бик нык этләшү. Әлеге шул эт белән этләшеп беткән ишегалды малайлары. Ф.Хөсни. Юкса бер-беребез белән этләшеп беттек бит? Безнең гәҗит Этләшеп җитү Тиешле дәрәҗәдә, җитәрлек этләшү. Кыскасы, этләшеп җиттем, дөресрәге, эт каешына әйләндем. Р.Кәрами Этләшеп йөрү Озак вакыт дәвамында, төрле җирдә этләшү. Тик моннан соң ул Әминнәрегез, Дәминнәрегез этләшеп йөрүләреннән генә туктасын. Җ.Дәрзаман Этләшеп тору Әле, хәзерге вакытта этләшү; озак этләшү. Белмәсә, башкалар кебек ыкы-мыкы килеп, этләшеп тормый – такта янына чыкмый ---. Р.Батулла Этләшеп яту сөйл. к. этләшеп тору. Мин дә аның белән этләшеп ята алмыйм, мин ул кешене шәхсән белмим. Әлмәт таңнары |