ЭТЛӘ’Ү ф. 1) Газаплау, интектерү, җәфалау . Син чыланып, эштән чыгып кайтасың, ул, хәл сорашып, безгә булышу урынында, ачулы йөз белән каршы чыга да, озын кашларын салындырып: – Йөрисез шунда ат этләп! – ди. Г.Ибраһимов

2) Кадерсезләп таушалдыру, туздыру, җыйнаксыз куллану. Күптән түгел генә алган киемнәрен этләгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә