ЭТЛӘНҮ ф. сөйл. 1) Азаплану, интегү, җәфалану, кыенлык күрү. Үзебез әлегә хатынның әниләрендә, иске генә бер йортта яшәп этләнәбез. А.Хәсәнов. – Менә, Рәфхәт Шәкүрович, шушы катыргыны алу өчен, миңа күпме этләнергә туры килде, – дип, миңа таба документын сузды. Р.Зарипов

2) Әрсезләнү, үҗәтләнү. Әлтафи тәки этләнде, әмма номерны әйтеп торучы Нинадан үзе теләгәнне эшләтте: «Әсәрне сәхнәләштерүче Әлтафи Хәлимов» дигәнне әйттерде. М.Мәһдиев

Этләнә бару Торган саен ныграк этләнү. Теге үгез дә көннән-көн этләнә барды. Р.Сәгъди

Этләнә башлау Билгеле моменттан алып этләнү

Этләнеп бетү Бик нык, тәмам этләнү. Хәбиров, --- үрмәләп, дүрт аяклап, чокырдан чокырга кычкырып, боерык биреп йөрде. Тәмам этләнеп --- бетте. Х.Камалов

Этләнеп йөрү Озак вакытлар этләнү; соңгы вакытта этләнү . И-и Садыйк абзый, Таһир җиде җир читендә башын салмаса, шулай этләнеп йөри торган хатын мени мин?! Р.Мулланурова . Бу сүз аның аңына барып җитте дә, кая керергә урын таба алмыйча, озак кына этләнеп йөрде, аннан соң кире борылды һәм ниндидер тыкрыкка кереп югалды. Шәһри Казан

Этләнеп тору Гел, даимән этләнү; хәзерге вакытта этләнү

Этләнеп яту сөйл. к. этләнеп тору. --- берәр ай --- Аннаны хәл җыйдырырга, аның атналар буе этләнеп ятуларын туктатып, иркенчәрәк торырга кирәк. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә