Э’Т КАКЫСЫ и. бот. Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан түбәндәге яфраклары лирасыман, югарыдагылары тоташ челтәрле, хуш исле сары чәчәкле, орлыгы агулы баллы чүп үләне; кыр кәбестәсе; русчасы: сурепка. Эт какысы кыргый тормага охшаган. Биология. Эт какысының җимеше – ике капкачлы озынча кузакча. Болыннарда, аланнарда, юл буйларында һәм басуларда эт какысы апрель азагында һәм май аенда чәчәк ата. Ботаника |