ЭТИОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Медицинаның теге яки бу авыруның килеп чыгу сәбәпләрен һәм шартларын өйрәнә торган тармагы. Авыруның табигатен тирәнрәк аныклау теләге аны этиология, патогенез, эпидемиология һәм башка тармакларга да алып керә. Т.Әйди. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология --- бүлеге мөдире Дарья Даниленко белдерүенчә, Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе былтыргыга караганда бераз түбәнрәк булыр дип көтелә. Мәйдан 2) мед. Теге яки бу авыруның сәбәпләре. – Авыруның сәбәбен белмичә дәвалау җиңел түгел, – дип куйды Сергей Матвеевич, төшенке тавыш белән. – Этиологиясе ачыкланмаган очракларда да авыруны дәвасыз калдырмыйсыздыр бит? – диде --- Вилен. М.Маликова |