ЭТИМОЛО’ГИЯ и. гр. лингв. 1) Сүзләрнең килеп чыгу тарихын, беренчел структураларын һәм семантик бәйләнешләрен өйрәнә торган тел белеме тармагы. Тел белемендә сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә торган этимология дигән фән дә бар. Ә.Еники 2) Сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә, билгели торган алымнар җыелмасы 3) Сүз яки морфеманың килеп чыгышы, тарихы. Әти кайвакытта сүзнең этимологиясе белән дә шөгыльләнә иде. М.Мәһдиев. Р.Әхмәтьянов «чыңгыз» исеменең этимологиясен «тәңре» атамасына бәйле карый. Г.Шәйхиева |