Э’ТИКА и. гр. 1) Иҗтимагый аңның бер формасы буларак әхлак, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фәлсәфи тәгълимат. Кайберләре санаторийда егерме дүрт көн ял итү, дәвалану дәверендә парларны ике көннең берендә алмашалар. Әхлак, этика, әдәп кануннары юк ул кешеләрдә. Г.Тавлин. Сыйныфтан тыш уку дәресе сыйныф җитәкчесе, әдәбият укытучысы, этика һәм психология укытучысы тарафыннан үткәрелә. Ә.Хуҗиәхмәтов

2) Аерым җәмгыять, иҗтимагый катлау яки нинди дә булса профессия әгъзалары арасында кабул ителгән әхлак нормалары, мораль. Сез, Баязит Алмасович, – тәҗрибәле хирург, эрудицияле врач, шулай да этика дигән нәрсә җитеп бетми үзегезгә. С.Сөләйманова. Менә хәзер Закировка --- гап-гади информация ясарга кирәк. Дөрес, ул моны иртәгә заводның культура сарае директорыннан сорашып та белә ала иде. Тик журналист этикасы, кешелек намусы моны кабул итмәде. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә