Э’ТИК с. Этикага караган; этика таләпләренә, кагыйдәләренә туры килә торган. Ирешелгән уңышларны күпләр иңенә таратып, кылган хаталарны бер шәхескә генә аударып калдыру нинди этик кануннарга туры килә икән? М.Галиев. Әдәбияттагы этик, эстетик, әхлакый проблемаларны күтәргән, үткен полемикага корылган ул язмаларны мин эссе жанрына кертер идем. Р.Миңнуллин |