ЭТҖАН и. кимс.1) Гаять чыдам, түзем, бернигә бирешми торган кеше 2) Әрсез, гарьсез, оятсыз кеше. Мирфатыйх та кызган иде. Ничек инде, ул – үз бакчасында, хуҗа кеше, кемдер этҗан монда кереп, аны кыдырып, боерып йөрсен әле! А.Гыйләҗев. Төш, этҗан! Гайбәтең белән дөнья сасытма. Кияү дип тормам, измәңне изәрмен! Н.Гыйматдинова 3) Мәкерле, астыртын, явыз кеше. Дуслар гына түгел, бүгенге яшәвемнең тоткалары сез, этҗаннар. Г.Рәхим. – Әгәр дә мәгәр ишетәм икән, – диде Зөфәр, һәр сүзенә басым ясап, – әҗәлең кавызда булыр, этҗан. М.Хәбибуллин. Килсен, килмәсә, битлеген ертып, этҗан икәнлеген фаш итми калмабыз. Э.Касыймов |