ЭТЕШҮ ф. урт. юн. к. этү. Кызганып, атка булышкандай этешеп җибәрәм. Ш.Галиев. Гөлбикә мунчага кереп киткәч, яшүсмерләр --- мунчаның тәрәзәсе янына җыелып, бер-берсенең башларын этешеп, кечкенә тәрәзә янында юеш җирдә яталар иде. М.Мәһдиев. Авыр йөк төялгән арбаларны сөйри алмыйча чыгымчылаган малларга кешеләр этешеп, булышып барды. Р.Сәгъди

Этешә башлау Этешергә тотыну. --- кызый интеккән кешегә булышырга кирәк дип тапты һәм, базар сумкасын каен төбенә сөяп, кулларын бушаткач, яшел вагонның артыннан этешә башлады. К.Кәримов

Этешеп алу Кыска вакыт эчендә, аз гына этешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә