ЭТЕШӘ’-ТӨРТЕШӘ рәв. сөйл. Бер-береңне як-якка кысрыклап, этәреп, берәр җиргә керү, урнашу өчен, һәркем үзенә юл ярып. Кешеләр сүзсез генә, кысылышып, түземлек белән генә, этешә-төртешә [автобуска] кереп тулдылар. А.Гыйләҗев. --- чиләкләр күтәргән чабаталы халык, бер баласын күтәргән, икенчесен итәгенә ябыштырган хатын-кыз этешә-төртешә пароходка ябырылды. Г.Афзал |