ЭТЕ’П-ТӨРТЕП рәв. 1) Тирә-яктагыларны як-якка кысрыклап, этәреп, берәр җиргә керү, урнашу өчен үзеңә юл ярып. Вагон шыгрым тулган булуга карамастан, халыкны һаман этеп-төртеп кертеп торалар. Г.Әпсәләмов. Кызлар, егетләр, шаулашып, бер-берсен этеп-төртеп, арткы ишектән кузовка төялделәр. Н.Фәттах

2) күч. Ирексезләп, көчләп, кыстап, ашыктырып. Халидә тораташ иде. Нурсөя аны этеп-төртеп кенә кузгатты. Н.Гыйматдинова. Ярты көнне ничек кирәк алай этеп-төртеп уздыргач, Фаягөл, «хәерле сәгатьтә» дия-дия, урамга чыкты. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә