ЭТЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. этү. Коридорда исә җилкәсеннән эләктереп, этелеп барган Гата, гармунын бер дә кызганмыйча үкертеп, җырлый иде ---. М.Мәһдиев

2) Бер якка, бер кырыйга тайпылу, тартылу. Хәлим, кулларын кесәләренә тыккан килеш, Каюмны читләтеп узмакчы булган иде, тегесе гәүдәсен катырып, Хәлимгә таба этелде. Г.Гобәй. Кискен җил аны туктатып-туктатып калдыра. Аннан, күкрәге белән этелеп, тагын атлап китә. Ә.Гаффар

Этелә башлау Этелергә тотыну. Ионнар арасындагы ераклык аз гына кимесә дә, алар бер-берсеннән этелә башлыйлар. Физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә