ЭТЕЛЕ’П-ТӨРТЕЛЕП рәв. 1) Кеше күп булган урында, аларга бәрелеп, орынып, кысанда кешеләр арасыннан ерып үтәргә тырышып. Сигез сәгать буе юлда килеп, шәһәр эчендәге автобусларда этелеп-төртелеп йөреп, минем өс-башым ярыйсы ук таушалган иде. Г.Афзал. Алар автор ихтыяры белән этелеп-төртелеп йөрүче курчаклар түгел. Ф.Галимуллин

2) күч. Бик авырлык, зур кыенлык белән. Гомере буе кыйналып, этелеп-төртелеп яшәде. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә