Э’Т БАЛЫГЫ и. зоол. Эт балыклары семьялыгыннан авыз тирәсендә мыекчасы булган, озынча суалчан сыман гәүдәле, бик вак тәңкәле яки тәңкәсез бик елгыр төче су балыгы; русчасы: вьюн. Бергә күрше булып үскәннәр. Шаралы, чебенле уйнап, Эстәрле суында кәрҗин белән ташбаш, маймыч, эт балыклары тотканнар. З.Зәйнуллин. – Әсфәндияр, монау эт балыгын йолкып ат әле, – дигәнен ишетте. Ә.Гаффар |