ЭТӘРҮ ф. 1) Кискен хәрәкәт белән этү, читкә кагу. Фәхри, ишекне ачып, бусагадан атлыйм гына дигәндә, Мәрьям --- аны арткарак этәрә дә, нәкъ йөрәгенә таба төзәп, беррәттән өч мәртәбә ата. Г.Ибраһимов. --- карт поши --- ризасызлык белдереп, башын чайкап куйды да, күкрәге белән этәрә-этәрә, ана пошины урман эченә алып кереп китте. В.Нуруллин

2) Нәрсәне дә булса кул белән этеп берәр якка күчерү, күчереп кую. Шул сый-хөрмәтне алдыңа этәрә-этәрә, авыз ачарга ирек бирмичә, чын күңелдән кыстарга тотыналар ---. Г.Бәширов. Ул, --- башын күтәреп, бер кулы белән яфракларны читкә этәрә дә тирә-ягына карана. Г.Әпсәләмов // Ян-якка этү, аралау. Аның зур гәүдәле кара аты, киң күкрәге белән башка атларны этәреп, чанага якынлашты. Н.Яһудин

3) Нинди дә булса көч ярдәмендә берәр нәрсәне кысып чыгару, кудыру. Һава басымы белән суны этәрү

4) спорт Махсус авыр спорт әсбабын көчле кискен хәрәкәт белән этеп җибәрү. Ядрә этәрү ярышы

5) күч. Нәрсәнең дә булса сәбәпчесе булу; нәрсә дә булса эшләргә теләк тудыру, мәҗбүр итү. Үзенең шундый чакта каушап, югалып калуыннан туган гарьлек хисе аны әллә ни уйларга этәрә иде. М.Галиев. Шушы башбирмәс, үзсүзле, тискәре Гөлназ аны усал булырга этәрә. И.Нәбиуллина

6) күч. Кемне дә булса кыерсыту; читкә кагу, читләштерү. Таһир белән Зөһрә арасындагы көчле мәхәббәтне күреп, хан Таһирны читкә этәрә. М.Җәлил. Бер анадан булсалар да, энекәшләре Җүчине тәхеттән читкә этәрәләр. А.Хәсәнов

Этәрә башлау Этәрергә тотыну. Уң яктан кемнәрдер --- этәрә башлыйлар, дулкын үзенең ташкыны белән Герасимовны да элеп алып китә дә зур коймага китереп тери. Г.Ибраһимов. Халык җыела тора, әйбәт урын таптык, дип сөенергә өлгермәделәр, кысрыклап читкә этәрә башладылар. Ф.Сафин

Этәрә төшү Бераз, беркадәр этәрү. Мәрьямбикә иренең алдына табактагы катыкны этәрә төште. Г.Ибраһимов. Урмановны кочаклаганда, аны үзеннән бераз этәрә төшеп, җибәрмичә торды. Г.Әпсәләмов

Этәреп җибәрү Кинәт этәрү. --- ул тураеп басты да маңгаеннан тир тамчыларын сөртергә дип үрелгән операция сестрасының кулын этәреп җибәрде ---. М.Маликова. Гибралтар, төрткәли-төрткәли, Миңнисаны залга таба этәреп җибәрә. Л.Лерон

Этәреп кую Этәреп, шул урында, шул хәлдә калдыру. Кулымны сузып, янымдагы тула төргәген стена буена ук этәреп куйдым. Г.Бәширов. Кыз исә түр як бүлмәгә ташланды һәм ишек эшергечен этәреп куйды. М.Хәбибуллин

Этәреп тору Һәрдаим, әледән-әле этәрү; хәзерге вакытта этәрү. Төркиядә --- якын арада ук инде пенсиягә чыгу яшен ирләргә илле биштән хәл итү карала. Илдә гомер озынлыгы арту да шуңа этәреп тора. Т.Әйди. Әйе, батырлык онытылмый! Яшь эзтабарларның күңелләрен ул һәрвакыт үзенә тартып, яңа эзләнүләргә этәреп тора. Ш.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә