ЭТӘРЕШ и. 1) Этәрү хәрәкәте, шуның көче, колачы. Көчле этәреш ясау 2) к. этәргеч. Комсомол эшендә чыныгып, зур практик эш тәҗрибәсе алып, Мәскәүгә эшкә килү минем иҗатыма зур этәреш бирде, миндә иҗат активлыгы нык күтәрелде. М.Җәлил. Күләме кыска гына булса да, бу язма директор бүлмәсендә зур сөйләшү кузгатырга этәреш бирә. С.Сабиров 3) к. этеш-төртеш. Кычкырыш, тавыш, тегендә-монда этәреш, тапташ, кысылыш, белмәм, тагы ниләр булып, дөньяның астын өскә китергәндәй кабалану белән берәр минут вакыт үткәннән соң, өч-дүрт йөз кешеле җәмәгать ишектән, тәрәзәдән качып чыгып бетәргә өлгерә алды. Г.Ибраһимов |