ЭТӘРГЕЧ и. 1. Берәр күренешне китереп чыгара, шуңа булышлык итә торган алшарт; берәр эшкә кызыксыну, теләк уята торган сәбәп; стимул. Һәм әнә шул хәбәр, инде булмый, дип ташлаган хикәямә яңадан тотынырга этәргеч булды. В.Нуруллин. Телисеңме-теләмисеңме, бу азгын кеше белән Гөлфинурның якынаюына этәргеч ясаучы кеше дә ул – Рәфис булып чыга лабаса. А.Вергазов 2. с. мәгъ. Нәрсәне дә булса башкарырга этәрә торган. Патриотлык – кемдер уйлап чыгарган нәрсә түгел: ул менә безнең кебекләрнең тирән күңел түрендә утыра, безнең өчен иң беренчел этәргеч көч булып тора... З.Мифтахов |