ЭТАП и. фр. 1) Нәрсәнең булса да үсешендә аерым стадия, момент, чор. Табигатьнең сыгылмалылыгы, үз-үзен көйләү сәләте никадәр соклангыч булмасын, цивилизациянең хәзерге этабында табигать үз көче белән генә пычрактан арына --- алмый инде. Р.Мостафин. Очышның иң җаваплы этабы уңышлы үтте. Р.Ибраһимов

2) хәрби Бер җирдән икенче җиргә күчкәндә хәрби хезмәткәрләрне фатир, азык-төлек, медикаментлар, фураж белән тәэмин итә торган пункт

3) Арестантларны мәҗбүри рәвештә сөрген, төрмә һ.б.ш. җәза урынына алып бару, илтү. Буйсынмаган галимнәрне анда Этап белән ерак куалар. Г.Кутуй. Язмыш аны Иркутски ягындагы Александровский централы дигән төрмәгә этап белән китергән. З.Зәйнуллин // Шул урынга кадәр үтелгән юл. Этаплардагы юл газаплары хакында том-том китаплар, меңнәрчә кайгылы хатирәләр инде язылган. А.Гыйләҗев. Этапларда этләр талаганын Карап барды синең бәбәкләр. Р.Әхмәтҗанов // Арестант төркемнәренең шул юлда кунып чыга торган пунктлары . Поезддан төшерделәр дә, яңадан бик җентекләп барлап, этап дворына алып киттеләр. М.Хәсәнов

4) Сак астында озатыла торган арестантлар төркеме яки партиясе. Этаплар китә тора, этаплар килә тора. Көндезләрен бик сирәк килеп төшә торган этап кабул итү вакыйгасын тамаша итәргә байтак тоткын җыйнала. А.Гыйләҗев. Декабристлар килеп туктадылар Этап белән төрмә алдына. Г.Латыйп

5) спорт Спорт ярышларында (нигездә эстафеталы ярышларда) билгеле бер дистанция арасы. --- Габделнур да сынатмады: шәхси беренчелектә икенче урынны алды, эстафетада да өч этапта иң ахырдан килүче каравыл ротасын бу хурлыктан коткарды – унбер команда арасында бишенче урынга менгезде. Р.Кәрами. Ярышның соңгы этабында Булат, үзе суга сикереп төшеп, Кәримовка көч бирерлек булып утырды. Р.Шәмсетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә