ЭТАЛОН и. фр. 1. 1) Билгеләнгән үлчәү берәмлеге үрнәге. Метр – халыкара эталонга (үрнәккә) сызылган ике сызыкча арасындагы ераклык ул. Физика

2) Башка үлчәү җайланмаларын тикшереп тору өчен кулланыла торган төгәл үлчәү үрнәге яки приборы . Паузалар, гүя миллисекундлар белән үлчәнеп, эталон дәрәҗәсенә китерелгән. Р.Заһидуллина

3) күч. кит. Берәр нәрсәнең иң әйбәт мисалы, чагыштыру, иярү өчен үрнәк, өлге. Татар прозасының эталоны, миңа калса, Ибраһимов, Еники, Әмир, Сарьян әсәрләре. Р.Миңнуллин. Бер уйлаганда, шуннан да яхшы кешенең булуы мөмкин түгел – идеаль ир эталоны инде, тот та музейга куй! Җ.Рәхимов

2. с. мәгъ. Үрнәк, төгәл стандарт булып торган; үлчәү үрнәге функциясен үти торган. Контроль-үлчәү приборларының техник торышын карап яки эталон приборлар белән тикшереп беләләр. Урып җыю машиналары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә