ЭТАЖ и. фр. 1) Бинаның бер биеклектә урнашкан бүлмәләр рәтен тәшкил иткән өлеше; кат. Өенә кайтып, үз этажына менгәндә, икенче катта Булавиннар ишеге төбенә тукталып, ул звонокка үрелде. А.Гыйләҗев. Арадан телгә җор бер иптәш әйтте: – Тәрәзәне ватып маташма, бу – беренче этаж, – диде. М.Мәһдиев

2) күч. Бер дәрәҗәдә урнашкан предметлар рәте; катлам. Гилокомиум ыругы мүкләре фунария белән чагыштырганда бик зур булып күренә. Ул берничә «этаж»дан тора, аның төп сабактан үсеп чыккан сабакчыклары шулай урнашкан. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә