ЭТ и. 1) Шул исемдәге семьялыкка караган, кеше тарафыннан аучылыкта, сакта һ.б. эшләрдә файдаланыла торган, бүрегә охшаш йорт хайваны. Айсылуның аяк тавышын ишетеп булса кирәк, бозау хәтле бер эт амбардан капкага таба сузылган тимерчыбык буйлап өрә-өрә чаба башлады. Г.Бәширов. Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән, ул әрнүдән һәм ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Ә.Фәйзи

2) күч. Явыз кеше. Барган булсаң, теге этләрнең кыланышларын караган, нәрсә сөйләшүләрен тыңлаган булыр идең. Ш.Камал. Әнә бит ничек авызын ерып, очраган саен берәр пычрак сүз атып үтә Кәрбек, алар Зиннурга, аннан да битәр Нуриягә ничек тәэсир итәсен белә ул эт. Я.Зәнкиев

3) күч. кимс. Тиргәү сүзе буларак кулланыла. Сәрви, елый-елый, ирен сүгәргә тотынды: – Карт эт, котырынды бит, егерме ел торган катыны ярамый башлады бит, балаларны да ятим итә бит. Ф.Әмирхан

4) күч. сөйл. Булдыклы, җитез, чая һ.б.ш. кешегә карата хуплап, сокланып әйтелә. Һәр ике як теләсә кая сибелде. Кайдан көч кергәндер, мин дә бер малай артыннан сыпырттым. Җитез икән, эт, шәп җилдерә. Р.Зәйдулла

Эт авызына таяк тыгып йөрү к. эт куып йөрү. [Персидәтел] чалбарымның умырылган җирен күрсәткәч тә кызганмады. Йөрисең шунда бала-чага кебек, эт авызына таяк тыгып, ди. Ф.Шәфигуллин. Эт авызыннан сөяк тартып алу Саран, комсыз, явыз кешедән әйбер алу яки яхшылык эшләтүнең кыен булуы турында. --- бер тоткын теге чая бәндәнең полкташына: – Бар әле, служагың биргән күчтәнәчне сора, – дип сүз кузгатып караган иде дә, икенче тоткын каршы төште: – Йөрмә. Эт авызыннан сөяк тартып алалмассың. Р.Кәрами. – Егетләр, иптәшләр, – диде Иван. – Нигә шуңа ялынып вакланасыз? Ул безгә суның тамчысын да күрсәтәчәк түгел. Эт авызыннан сөяк кем алганы бар! Ә.Галиев. Эт азабы Бик авыр, җәфалы эш, хәл. Ә монда – ачлык, нужа, эт азабы. К.Нәҗми. Эт артына типсәң, аңа тия Кадерсез, түбән кеше яки һәркайда тулып яткан нәрсә турында. Эт ассаң муенына җитмәс Озын буй үстереп, эшсез, бушка йөргән, игелексез, ялкау кеше турында. Эт ашаган Берәр эштә, берәр мәсьәләдә үтә сыналган, тәҗрибәле, күпне күргән. Моның өчен Сталин кулында тәмам аңа буйсынган әллә ничә миллион коммунист бар – чистартуны да, агартуны да шулар алып баралар. Бу эштә алар, русчалап әйтсәк, эт ашаган халык... Ә.Еники. Эт ашаганчы бет ашасын Мал-мөлкәтнең яки акчаның, яман кеше кулына кергәнче, юкка чыгуын әйбәтрәк күреп әйтү. Эт ашамас к. эт яламас. Эт ашыйсын бет ашый Акчаның, мал-мөлкәтнең тиешле кешегә, кирәкле урынга китмәвенә ачынып әйтү. Эт әрсезе Үтә әрсез, гарьсез (кеше тур.). Теге кеше эт әрсезе бер нәмәстә булып чыкты. Ш.Маннур. – Әнә шундый инде ул [бабай], – дип, тагын тотынды теге апа. – Эт әрсезе. Г.Нәбиуллин. Эт баласы Тиргәү, кимсетү сүзе буларак кулланыла; көчек. Мин Сосновкага җиткәндә, син, эт баласы, теге дөньяга ычкынырсың. А.Әхмәт. Син гаепле, барысына да син гаепле, эт баласы! Р.Габделхакова. Эт – баш, сыер – аяк Рәтсез, тәртипсез эш-хәл турында. Карап кына бетерерсең Әмрикәдәге башбаштаклыкны! Эт – баш, сыер – аяк бит анда. Ф.Шәфигуллин. Аларда пединститутта эт – баш, сыер – аяк икән. Былтыргы эшне быел яңадан китереп биргән кешеләр дә бар, рәхәтләнеп яклыйлар. К.Тимбикова. Эт башына эркет түгелгән заман Муллык-туклык вакыты, һәркемдә барлык булган заман. Эт бәйләсәң – тормас Начар, каралмаган, бик салкын йорт-җир турында. Эт белә к. эт белсен. Эт белән мәче кебек (шикелле) Дошманнарча, туктаусыз ызгышып-талашып яшәү турында. Торулары – эт белән мәче кебек. Т.Гыйззәт. Бергә-бергә кеше арасына да чыкканыбыз юк. Яшибез шунда эт белән мәче шикелле. Ә.Сафиуллин . Эт белән эзләсәң дә таба алмассың Кемне яки нәрсәне табуы кыен булуы турында. [Швейконы] --- ротада күп вакыт эт белән эзләсәң дә таба алмассың. С.Шәрипов. Эт белән эт булу Усал, начар холыклы кеше белән эш иткәндә үзен шуның кебек тоту турында. Олы башын кече итеп, Нуретдинов белән бәхәсләшсенме, нигә эт белән эт булсын? Т.Миңнуллин. Эт белсен Билгесез, белүче юк, белеп бетерерлек түгел. Һаман хәбәрләре юк, эт белсен, нишләп яталар анда? А.Таһиров. Эт бетергесез Бик күп, исәбе-хисабы юк. Эт булганчы Бик нык, соң дәрәҗәдә, арганчы, тәмам хәлдән тайганчы. – Укудан бүленгәнемне хәтерләмим, – ди Фәрит абый. – Шулай да эт булганчы эшләп, тизрәк уку башланса иде, дип хыялланган чаклар аз булмады. А.Галиәхмәтова. Эт булсаң, урамнан кермәс идең Урамда, биләмдә күп йөрүче кешегә карата әйтелә. Эт булу Бик нык ару, азап чигү. Уф Алла, тәмам эт булганмын. Авыз ачар, тел кыймылдатырлык хәл калмаган. Н.Әхмәдиев. Көн буе бәрәңге казып, бәрәңге чыгарып эт булган, сәхнәдә дә янып биегән ике егет мендәргә баш төртү белән сеңделәр генә. Х.Сарьян. Эт булып Бик нык, бик каты. Фабрикада эшләүчеләрнең күпчелеге Татар Буасы авылыннан. Усал халык. Ир-егетләре канга батып сугышыр, хатын-кызлары эт булып талашыр иде. Ф.Фәтхелислам. [Исерекнең] әнә бит, эт булып пычранган киемендә дә, хатынының тиргәвендә дә һичбер йомышы юк. Ш.Хөсәенов. Эт дагалап йөрү Эшсез йөрү, вакытны бушка уздыру. Эт дисәң – йоны юк, адәм дисәң – коны юк Җүнсез, рәтсез, файдасыз, буе-сыны белән дә, рухы белән дә бернинди уңай сыйфаты булмаган кешегә карата әйтелә. Эт дисәң – койрыгы юк, сыер дисәң – мөгезе юк к. эт дисәң – йоны юк, адәм дисәң – коны юк. Эте дә баш, бете дә баш Хуҗасызлык. Этем бигә төртем би Башлыкларга ялагайланып, куштанланып, алар арасына кысылып йөрү. Этем дә белми Беркем дә белми. Этем дә күрми к. этем дә белми. Этем дә калмаган (юк) Бер кеше дә, бер җан иясе дә юк. Этем иркәсе Иркәләнергә, үзен иркәләргә яратучы, бердәнбер булып кадерләнүче. Мин – төпчек малай – үтә этем иркәсе. Ф.Хөсни. Этем калган Кая да булса баруны кирәк тапмауны белдерә. Этем кеше Кирәкмәгәнгә тагылып, тыгылып йөрүче кешегә карата әйтелә. Бер тагылса, тиз генә котыла алмыйсың, этем кеше дә инде. Ю.Әминов. Этем кушкан Кем дә булса үз белдеге белән теләсә кая кысылып, тыгылып йөреп, кирәкмәгән мәшәкать, борчу китереп чыгарганда, авыр хәлгә калганда әйтелә. Этем саяк Анда-монда яшерен юлларда сугылып йөргән рәтсез кеше турында. Этеннән талату Үзе читтә калып, икенче кеше аша үч алу. Монда калып, сезнең этләрегездән талатыр хәлем юк. Г.Ибраһимов. Эт ерып чыккысыз Бик күп яки бик нык буталчык (эш-хәл тур.). Эте юкка бүре Хатыннарның яннарында ирләре булмаганда аларга кул салырга омтылучы иргә карата. Эт җигү 1) Михнәт-җәфа чигү; азап чигү; 2) Күп эшләү, ару-талу. Эт җиктерү 1) Азап, михнәт-җәфа чиктерү; 2) Күп эшләргә мәҗбүр итү. [Илдус:] Күрсәтермен әле мин сиңа зимагурны. Институтны гына бетерим. Мин әле сиңа эт җиктерәм. Д.Салихов. Эт итеп 1) Оятка калдырып, хурлап, кимсетеп (орышу, тиргәү тур.). Зариф аңа тагын да якыная төште: – Карале, Мидхәт, --- кешене эт итеп ташлавыңа вөҗданың газапланмыймы? М.Хәбибуллин. Касыймны сүгүдән башлап, коммунистларны эт итеп тиргәп, улы Габдулла белән кызы Мәрьямгә килеп җитте. Г.Толымбай. Үзен бер эт итеп гәзиткә язсын әле шул исерекбашның! Ә.Исхак; 2) Бик каты, бик нык (орышу, тиргәү тур.). – Халыкка культура хезмәте күрсәтүдән баш тарткач, мәктәптән бураныңны очырырга кирәк! – дип, [Мостафа] Хәкимҗанны эт итеп сүкте. М.Мәһдиев. Булат бәк тәмам чыгырыннан чыкты һәм шул сорау белән мөрәҗәгать иткән яһүдне эт итеп орышып ташлады. М.Хәбибуллин; 3) Бик каты, бик нык, үтергәнче (кыйнау, тукмау тур.). Үзен эт итеп кыйнап киткән булыр идем. А.Шамов. Бу юлы да нахак бәла Хөрти намусына тагыла. Аны янә, эт итеп тукмап, тереләй кабергә күмәләр. С.Поварисов. Ох, Дилә, тапсаммы, үзеңне эт итеп кисәм. З.Кадыйрова. Эт итү 1) Бозу, җимерү. Кердек бакчага, бастык түтәл янына. --- Әнекәйләрем генә!.. Эт иткәнбез түтәлне, карарлыгы да калмаган. Г.Шәрәфи. Чабабыз пыр туздырып, Бер-беребездән уздырып! Ярты сәгатьләп чапкач, Арып, әлсерәп беттек, Түтәлне дә «эт иттек». Ф.Зыятдинова; 2) Нык керләтү, пычрату. Быел язын, археологлар Казан Кремле астын казый башлаганнар, дип ишеткәч, дәрестән соң шунда барган иде. Өр-яңа курткасын эт итеп кайтып керде. Л.Гыймадиева; 3) Нык тиргәү, сүгү, хурлау. Дуслар, дими, кызлар, дими, Һаман мине кимсетә: Кулы белән тими үзе – Теле белән эт итә. Ф.Тарханова; 4) Кыйнау, тукмау, тәпәләү. --- әлеге чандыр хатын тегене умач итеп уып ташлый, чалт-чалт яңаклый, эт итә ---. М.Мәһдиев; 5) Арыту, алҗыту, хәлсезләндерү. Хәбирә --- Маннурга эндәште: – Кара әле, Маннур!.. Фермабызны шефлыкка алган икәнсең инде, давай, тагын ярдәм ит... Эт итә бит безне бу каһәр төшкән бидоннар... М.Хәсәнов. Эт йөргесез Табигатьнең яңгырлы, буранлы, бозык вакыты турында. Эт кадәр дә күрмәү Кешегә түбәнсетеп карау. Эт кадере дә булмау Ихтирам, кадер бөтенләй булмау. Эт кадере дә булмый иде ул студент аерган хатыннарга! М.Маликова. Эт кадерен калдырмау Бик нык әрләү, тиргәү, хурлау. Башта адәмне эт кадерен калдырмый газаплагансың да, инде гафу үтенәсең. Г.Ибраһимов. Эт каешы 1) Әрсез, күпне күргән кеше; теләгенә ирешү өчен бернәрсәдән тайчанмый торган, үзенекен итүче. Хатын да нужа күрде, мин дә нужа күрдем. Шулай да эт каешы кебек түздек ---. Г.Толымбай. Шушы эштә усалланып, эт каешына әйләнеп беткән кызлар аңардан көлделәр. Г.Ахунов; 2) Сүз үтми, тәнкыйть тәэсир итми торган, үзсүзле кеше турында. Ләкин эш каешы Фәтхерахманны оялту алай җиңел түгел иде. Г.Әпсәләмов. – Мин әйткәнчә – җиде сумнан. Әхмәдиев миңа озак кына карап торды да кулын селтәде: – Эт каешы икәнсең, ярар, син дигәнчә булсын! Ә.Еники. Эткә атланып куян куа 1) Үткен кеше турында; 2) Киресенчә: җебегән, пешмәгән, булмаган кеше турында. Эткә койрык тагу Кирәкмәгән, мәгънәсез эш белән шөгыльләнү. Эткә печән ашату 1) Юк эш белән, файдасыз эш белән маташу; 2) Эшсез селкенеп йөрү, файдасызга вакыт уздыру. Эткә печән чабып йөрү к. эткә печән ашату. Эткә салган сөяк Эчеп-исереп яисә бик нык кыйнап ташланган кешегә карата әйтелә. Эткә салсаң, эт иснәмәс к. эткә салсаң, эт яламас. Миннән артыграк кеше белән булса – бер хәл иде, эткә салсаң, эт иснәргә җирәнә торган нәрсә бит. Н.Харисова. Эткә салсаң, эт яламас Бик ямьсез, үтә шыксыз (кеше тур .). Эткә сөяк аткандай Тупас итеп, игътибарсыз, илтифатсыз, дорфа рәвештә. Эткә сөяк ташлау Ришвәт бирү. – Сез, Алексей Лукич, эткә сөяк ташлап котылмакчы буласыз. Мин мондый нәрсәгә бара алмыйм, – диде профессор, тыныч кына. Г.Әпсәләмов. Эткә типсәң, аңа тия к. эт артына типсәң, аңа тия. Эткә үлем тияме Яман кешедән җиңел генә котылып булмау турында. Эт кебек ару к. эт булу. [Шаяз] таң белән эшкә торып чаба, кич исә эт кебек арып кайта да үз ягына кереп ава. Х.Камалов . Юлда ул бик нык туңган һәм эт кебек арыган иде. Н.Әхмәдиев. Эт кешегә – эт теше Усалга усал тору турында. Эт койрыгы астына китү Әрәм булу, юкка китү, җилгә очу. – Син дә бит хрусталь дип авыз суы корытасың. Конфискация булса, әнә бар җыйганнарың эт койрыгы астына китә, – диде Вил. Х.Камалов. Эт койрыгын болгаганчы Тиз арада, шунда ук. Эт койрыгын кыркып йөрү к. эткә печән ашату. Эт койрыгыннан да төз 1) Кәкрене төз дип дәгъва кылучыдан көлеп әйтү; 2) Акыллы, инсафлы булып кыланучыга карата. Эт колагыннан талпан суыру Бик мәшәкатьле эш турында. Эт корсагына (эченә) сары май килешми Яхшы, сыйфатлы, затлы ризыкның кадерен, кыйммәтен аңламаучыга карата әйтелә. – Ярамаган татарга каз ите, – дип көлеп җибәрде, урындыкка чүмәште. – Эт корсагына сары май килешер микән, дип әйтүең түгелме? Р.Кәрами. Юк, эт корсагына сары май килешмәгән кебек үк, студент корсагына да май килешми. Ф.Баттал. Эт корсагына (эченә) суык су Яланып, ялманып йөрүче әрсез кешене биздерү өчен әйтелә. Эт котырса, төнгә табан Юньсез кешенең вакытсыз бер эш башлавы, вакытсыз котырынуы турында. Эт кояшы 1) Якты булса да, җылысы булмаган кояшлы көн турында. Хәтеремдә, ул иртәдә кояш аеруча нурлы, балкышлы иде. Офык артындагы язны да чамаларга, тоярга мөмкин инде. Мондый кояшны «эт кояшы» диләр. Үзе суык, үзе... Яп-якты! Г.Гыйльманов; 2) Сирәк күренә торган нәрсә турында; 3) Төрлегә үзгәрә торган, тотрыклы булмаган нәрсә. Безнең ише картларның сәламәтлеге тотрыклы түгел, эт кояшы белән бер ул, көненә кырыкка төрләнә. Г.Тавлин . Эт көне Авыр, начар тормыш; башкалар кулына калып яшәү. Үгез кебек угылың бар… Аны мәдрәсәгә җибәрәсең дә, мин монда эт көнендә йөрим. Г.Ибраһимов. [Мотаһирны] тамырың чересен дип, эт көненә калдырдылар. Р.Кәрами. Эт көтү Эшсезлектән ни кыланырга белмичә яшәү. Эт көтүе Артык күп булып җыелган кешеләргә карата хупламыйча әйтелә. Бүгендә әнә эт көтүе халык җыелды, ә әңгәмәнең элә-тотанагы юк: килгәне бере Мәүлиханы мактаган була, Кәримәнең салпы ягына салам кыстыра. А.Гыйләҗев. Бина каршындагы тар урамда эт көтүе кебек халык, төрлесе төрле киемнән һәм төрле кыяфәттә. З.Хөснияр. Эт көтүе куып йөрү к. эт куып йөрү. Син әнә өйләндең, баһадир, ә мин һаман эт көтүе куып йөрим. М.Хәбибуллин. Эт көтүче Эшсез вакыт уздырып йөргән яки файдасыз эш белән шөгыльләнгән кеше. Әйе, бригадир, управляющий – шул ук көтүче, тик эт көтүчесе. Н.Әхмәдиев. Син ялгышмагансың, Әскәр, район газетасының әдәби сотруднигы эт көтүчесе белән бер. З.Вәли. Эт ( куу) к. эт куып йөрү. Гафур, яле, кара тактага гына карап утыр әле. Урамга ашыкма. Өлгерерсең – монда сәгатьләр генә, урамда көннәр буе эт куарга мөмкин. Ә.Баян. Эт куарга бармыйм бит. Музыка язарга, акча эшләргә! Н.Гаетбай. Эт куып йөрү Эшсез вакыт уздырып йөрү; юк эш артыннан мәгънәсезгә йөрү. Аның каравы, мәктәптән качып, ашауны-эчүне онытып, көнозын эт куып йөргәнлеге өчен, кичен малайның үзенә җавап бирергә туры килде. Ф.Хөсни. Әти-әнигә рәхмәт: чәчрәп чыкмадылар, университетны ташлап китеп, әллә кай җәһәннәмнәрдә эт куып йөргән өчен әр-зар сүзләрен яудырмадылар ---. А.Гыйләҗев. Эт күңеле бер сөяк «Кешенең күңеле булсын өчен күп кирәкми» мәгънәсендә. – Ыхым-ыхым, – диде Майчан аксакал. – Оланнар, ыругдашлар! Утыз мең кеше безне аяктан җыкмас, Алмыш ханның кылычы – җыгар. Эт күңеле бер сөяк. Алсын да китсен! Н.Фәттах. Эт күргән мәче кебек Күзләрен алартып караучы турында. Эт күрмәгәнне күрү Бик нык газап чигү. Эт күрмәгәнне күрәдер Безнең башлар – түзәдер. Җыр. Киләчәк өчен яңадан эт күрмәгәннәрне дә күрергә ризамын, иптәш Мамалеев! И.Юзеев. Эт кыркып йөрү к. эт койрыгын кыркып йөрү. Этләргә танау сөртерлеге дә калмау Тәмам бетерү, эштән чыгару турында. Эт муенына энҗе муенса Затлы бер нәрсәнең яки яхшы кешенең бик түбән, рәтсез, начар кешеләр кулына дучар булуына карата әйтелә. Эт нәрсә к. этҗан. Бүлмәсенә кайтып кергәндә, ул Вәлүкне сүкте: «Я инде, эт нәрсә, кич ялга каршы очраган булса...» А.Алиш. Ә мин тегеңә күз кысам. Эт нәрсә икән үзе дә, барысын аңлады. Г.Әпсәләмов. Этнең дә күге к. этнең эте. Этнең эте Үтә әрсез, әшәке кеше. Ну, дуңгыз нәрсә соң үзе дә, этнең эте инде. Г.Камал. Этне (үз башына) симертү 1) Яман кешегә азып-тузарга юл кую; 2) Баланы артык иркәләп үстереп аздыру, начар юлга басуына сәбәпче булу. Эт оясына таяк тыгу Усалларны үзенә каршы котырту, тагын да ярсыта төшү. Эт өрдереп, кеше көлдереп йөрү Үзен үзе мыскыл иттерерлек эшләр эшләү, кылану. Эт өсләтеп йөрү Эшсез, шөгыльсез йөрү. Эт сугарып йөрү к. эт куып йөрү. Яшең --- яшькә җиткән, сакал-мыегың чыккан, болай эт сугарып йөрү җиткәндер инде сиңа. А.Таһиров. Беленков чыгып киткәч, егетләр шаулаша башладылар: «Нәрсә, ике атна буе эт сугарырга кушамы ул әллә?» Г.Сабитов. Эт талаган кебек Әйбернең бик нык ерткаланып, чачакланып, телгәләнеп бетүе турында. Кайсыларының киндердән суккан ыштан балаклары эт талаган кебек сүтелеп беткән, чабаталары тишек, кайсылары бөтенләй яланаяк. В.Имамов. Кием-салымның тәмам рәте киткән шул. Чалбарның тез башлары тишек. Гимнастёркасы эт талаган кебек, тәмам теткәләнгән хәлдә. С.Лашманчы. Эт талый дип, бет талый Олы усалдан күрмәкче, кечкенә усалның да талавы, телләшүе. Эт тә белә Һәркемгә билгеле, бар кешегә дә мәгълүм. Эт тә белми Бөтенләй беркем белми. Складыңда бер тонна уксустан башка берни дә юк, бетең дә юк синең, сине эт тә белми! Х.Ибраһим. Эт тә борын сузмаслык Начар, буранлы, салкын (һава тур.). Эт тә койрыклы булган Кемнең дә булса үз табышына бик мактанган, һаваланган чагында әйтелә. Эт тә күрмәү Берәү дә, беркем дә күрмәү. Көннәрдән бер көнне ул --- кызы белән киявенә никах укытып алды. Ярый, өйдә берәү дә юк чак иде, моны «этем дә» күрмәде… Ә.Еники. Эттән алып дуңгызга салу к. эттән алып эткә салу. Эттән алып эткә салу Бик каты сүгү, тиргәү, хурлау. – Әнисенең хәле ничек, бәбәе сихәтме, дүрт саны тигезме? – дип сорашмады партконференция делегаты, ата белән ананы эттән алып эткә салды. А.Гыйләҗев. Урынымнан торалмый махмырлап яткан иртәләрдә, эттән алып эткә салып, ничә тапкыр үз-үземне әрләдем. Г.Мөхәммәтшин. Эттән ач, беттән ялангач Тәмам ач-ялангач, юклык, нужа эчендә. Тәндәге җанны саклаган булып, эттән ач, беттән ялангач яшибез инде шунда. М.Галәү. Эттән әрсез, алабайдан гарьсез (кадерсез) Үтә битсез, ертлач, гарьсез кеше турында. Эттән дә үтә, бездән дә Авыр, михнәтле гомергә ачынып әйтү. Эттән калган сөяктәй Кадерсезгә калган кешеләр хакында. Эттән күп Бик күп һәм кирәксез нәрсә турында . Булды юлда киртәләр, эттән күп иде дошманым ---. Г.Кутуй. Эттән сөяк артмау Саран, комсыз кеше кулындагы малын ычкындырмау турында. – Таҗылбанатка пенсия билгеләү мәсьәләсендә мин үз фикеремдә калам, – диде Харисов, беренче булып кузгала башлап. – Тик, ай-һай, эттән сөяк артыр микән? М.Хәбибуллин. Эттән туган (яралган) Оятсыз, вөҗдансыз һ.б.ш. кешене тиргәп әйтү сүзе. Сафи абзый: «Ах, эттән туган нәрсәләр!» – дип акырып җибәрде. Г.Толымбай. – Эттән туган! Сиңа ни җитми?! – Семагин сикереп торды һәм күтәрелеп килүче үсмергә яңадан сугарга әзерләнгән Михайловның кулыннан эләктереп алды. Р.Кәрами. Эттән – эт, беттән бет туа Яманнан яман туа. Эттән ярлы Үтә дә ярлы. Эт тә өрми, кеше дә сизми Беркем дә сизми, күз-колактан яшерен. Эт тә өрми, песи дә күрми к. эт тә өрми, кеше дә сизми. Эт тә тора, бет тә тора Төрле кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе, көнкүреше арасындагы төрлелек турында. Эт тә юк Берәү дә, беркем дә булмау. Барып керсәм бухгалтерия ягына – эт тә юк, өстәлләрдә исәп-хисап кәгазьләре генә чәчелеп ята. Ф.Шәфигуллин. Кырда эт тә юк. М.Мәһдиев. Эт типкесендә (тибенгесендә) Түбән, вак, усал кешеләр кулында кадерсез булып (яшәү, эшләү тур.). Хатынына нинди җәза бирергә икән дип озак баш ватты: «Аерып җибәрергә! Йөрсен шунда эт типкесендә». Ф.Яруллин. Абыйсы Баязит эшне бик коры һәм кискен китереп куйды: – Минем эт типкесендә йөртелергә тиешле сеңлем юк! Ш.Максудова. Эт тибенгесендә тилмереп йөргән, үзе арыган, үзе беркемгә да кирәкмәгән адәм баласы хәзер йомшак түшәк, кайнар кочакта ята ---. Ф.Садриев. Эт токымы к. эттән туган. Аларга аптырап-аптырап карап торуымны күргән Игорь кенәз, бу хәлгә ачуы килеп, миңа кул ишарәсе ясады, ятарга кушты, ул да түгел, сүзгә күчеп: – И эт токымы! – дип сүгенде. Ф.Яхин. Яхшы чакта күзебездән югал, эт токымы!.. Г.Тавлин. Эт тормышы Начар, авыр тормыш. --- берничә полкташым белән бергә әсирлеккә эләктек. Аннары инде лагерьдан лагерьга – эт тормышы башланды. М.Галиев. Куркытма, Сафиулла абзый ---. Ул төрмә дигәнең дә бу тормыштан начар түгелдер, шәт. Эт тормышы бу! Г.Иделле. Эт тубыгыннан Бик күп, һәркайда тулып, өелеп яткан, кадерсезгә калган әйбер һәм кешеләр турында. Хәзер базарда карбыз эт тубыгыннан. Һәркайда тулып ята, буа бу. Г.Минский. Эт туе Тәртипсез кешеләр төркеме. Эт туе ясау 1) Бозыклыклар эшләү, әхлакый таркалган кешеләр белән аралашу; 2) Сугышу, кыйнашу; тавыш-гауга, шау-шу кубару. Барыгыз, чыгыгыз әле моннан, эт туе ясамагыз. Г.Камал. Эт тырнагы Яманның яманы, сатлыкҗан кеше. Эт урынына Каты итеп, бик нык (тиргәү, кыйнау тур.). Озак йөрисең дип, Гыйрфан абзый эт урынына ярды. Г.Ибраһимов. --- ачуымны китерсәң, яраткан малаем диеп тормам, чалбардан каешны чишеп алырмын да эт урынына тотып ярырмын, ди... Г.Мөхәммәтшин. Эт урынына да күрмәү Берәүнең кешелек дәрәҗәсен, абруен танымау, санга сукмау. Хәдичә күңелдән ярлы кешене эт урынына да күрми. З.Һади. Эт урынына йөртү Кешене кол итү, көченнән файдалану, кадерсез итү. Әле дә унбиш ел эт урынына йөрттең!.. Монда калып, сезнең этләрегездән талатыр хәлем юк. Г.Ибраһимов. Эт халык к. этҗан ( 2 мәгъ.). – Хатын белән расчёт. Бик эт халык булып чыкты ул, малай, уҗымга йөрде ---, – диде Мөби. М.Мәһдиев. Эт хәтере (өчен) түгел, иясе хәтере (өчен) Әһәмиятсез кешеләргә карата күрсәтелгән илтифатның чын сәбәбе хуҗага, түрәгә хөрмәт күрсәтүгә, ялагайлануга кайтып калу турында. Эт чаба дип, бет чаба Берәүнең хәленнән килмәсә дә, хәлле, булдыклы, абруйлы кешеләрдән күреп, шуларга иярергә маташуы, булдыра алмаслык эшләргә керешүе турында. --- хәзер --- эт чаба дип бет чаба, дигәндәй, һәркем үзенә мөмкин кадәр күбрәк байлык туплап калырга тырыша. Р.Миңнуллин. Эт чыкмас (чыкмаслык, чыккысыз) к. эт йөргесез. Карт исәнлек-саулык сорашмастан: – Алла бәндәсе, эт чыкмас мондый көндә нишләп йөрисең?! – диде. Х.Сафина. Эт эзләп таба алмаслык Ерак урнашкан, яшерелгән, кеше табарлык булмаган. Аннары, үзалдына сөйләшкән кебек, болай диде: – Һичбер эт эзләп таба алмаслык объектны эзләп тапты... Кара син аны, молодец! С.Баттал. Эт эткә, эт койрыкка Эшне беркем дә башкарырга теләмичә, берсе икенчесенә, икенчесе өченчесенә кушу. Син аңа әйтеп кенә калма, эт эткә, эт койрыкка булмасын, приказын язып куй. М.Хәбибуллин. Менә кайчаннан бирле йөрим, эшемне карамыйлар, хакымны ала алмыйм. Утыралар шунда эт эткә, эт койрыкка. Ю.Әминов. Эт этлеген итә Начар, әшәке кеше һаман әшәкелек эшләвен дәвам итә. Хәер, киңәшләр белән генә әллә ни майтара алмыйсың, юкка гына, эт этлеген итә, димиләрдер. Татарстан яшьләре. Эт этлегенә бара к. эт этлеген итә. Эт эченнән өйрә эчкән Саран кеше. Эт яламас 1) Ямьсез, җирәнгеч, җан биздергеч нәрсә, зат турында әйтелә; 2) Начар, тиешле дәрәҗәдә түгел. Урыс исә көннәр буе былагайланып, эшләгән булып йөри, башкарган эше – эт яламаслык. А.Гыйләҗев; 3) Әшәке, тупас, сүгенүле сүзләр турында. Пыр тузып талашалар тегеләр, --- теш араларыннан чыккан сүзләре эт яламаслык иде. А.Гыйләҗев. Эт ялар каны юк Үтә ябык, төссез кеше турында. Эт ялкавы Бик ялкау, булдыксыз, эшлексез. [Хәдичә:] Фәррах карт җандай кызын шул Мөҗаһиткә бирергә ризалашканмы шәт? Эт ялкавына?! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә